Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сыеры барның, сые бар

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашындагы махсус комиссия хуҗалыкларның терлекчелек комплексларында малларны кышкы сакланышка күчерүгә әзерлек белән танышты. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Яңгыр, пычракларга калдырганчы, көннәр коры, аяз торганда терлекләрне торакларга кайтарырга кирәк. Күп кенә хуҗалыклар моны...

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашындагы махсус комиссия хуҗалыкларның терлекчелек комплексларында малларны кышкы сакланышка күчерүгә әзерлек белән танышты.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Яңгыр, пычракларга калдырганчы, көннәр коры, аяз торганда терлекләрне торакларга кайтарырга кирәк. Күп кенә хуҗалыклар моны эшләргә өлгергәннәр. Ләкин кайберләре әле һаман да ашыкмый.
Кайда терлекчелек комплекслары малларны кышкы сакланышка күчерүгә тулысынча әзер: чистартылган, реконструкция ясалган, ремонтланган, буялган, шунда терлекләр дә кайтырга өлгергән. Әлбәттә, бу кадәр эшне санаулы көннәрдә генә башкару һич мөмкин түгел. Кайбер хуҗалыклар бу эшкә җәйләүгә чыгуга ук керешкән. Мәсәлән, "Шәвәлиев" КФХда. Җитәкчеләре Зиннур Шәвәлиев үзе төзүче булгач, объектларны өр-яңадан төзекләндереп куйган. Мондый заманча капкаларны әле бер фермада да очратмадык. Шундый ук яхшы үзгәрешләрне фермерлар Корбанов, Кәримов, Закироваларның терлекчелек объектларында да күзәттек. Яңа җәелгән сайгаклардан, бозау торакларыннан агач исе аңкып тора.
Ә инде барлык өлкәдә дә алдынгылар рәтендә баручы "Тукай", "Марс", "Мөстәкыймов ис.", "Туйкә", "Таллы Бүләк" кебек зур хуҗалыкларның ап-ак итеп буялган, төзек һәм тирә-юне чип-чиста итеп чабылган терлекчелек комплекслары әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итә.
"Азнакай АФ" бүлекчәләрендә, "Агро ТНГС- И", "Габдрахманов" КФХ, "Чалпы" хуҗалыкларында тәмамлыйсы эшләр бар әле. Һич аңлашылмый: бер үк агрофирмага караган 1 Май, Ирекле бүлекчәләрендә бар да яхшы булса, Сәпәйдә нигә начар? Ярар, фермаларга ремонт ясау өчен "акча юк" дип сәбәп табарбыз. Ләкин бозауларга азыкның ачып беткән искесен яңага алыштырыр өчен акча кирәкми бит. Ходай яңгырын да бирде, печәне дә күкрәп уңды. Нигә шул малкайлар алдына хуш исле печән салмаска? Нигә тирес түгелмәгән? Кайбер хуҗалык фермалары тирәсендә кеше буе чүп-чар үскән. Нишләп соң бер хуҗалыкта бер бозау да үлмәгән дә ("Кәримов" КФХ) икенчесендә алар кырылып бара? Ни сәбәпле "Стәрле" ҖЧҖдә бармакка-бармак та сугылмаган? Бер хуҗалыкта яңа гына институт тәмамлаган япь-яшь кадрлар эшләп йөрсә, икенчесендә чыра яндырып эзләсәң дә эшләргә кеше юк? Сораулар... Сораулар? Уйлап баксаң, әлләни сәбәп тә юк, кайбер кимчелекләрне булдырмас өчен җитәкче һәм белгечләрдән гадәти генә таләпләрне үтәү, бераз гына игътибарлы булу да җитә кебек.
Кайбер хуҗалыкларда (Агрофирманың Сәпәй бүлекчәсендә, "Чалпы" хуҗалыгында һ.б.) кадрлар җитмәүдән зарландылар. Ләкин шул ук вакытта "Марс" та яшьләр: яңа гына институт тәмамлаган, хәзер аспирантурада укучы (!) Артур Фәррахов һич зарланмыйча ветврач булып эшләп йөри, зоотехник-селекционерлары - Руслан Зарипов, хисапчы-лаборантлары - Регина Мостафина. "Мин институт тәмамладым", - дип кәпрәеп мәшгульлек үзәге ишек төбен таптап йөрмиләр. Рәхәтләнеп эшлиләр дә, тиешле хезмәт хакын да алалар. Авылда калырга теләгән яшь белгечләр өчен торак шартларын яхшыртуда да өстенлекләр күп. Әлбәттә, медальнең икенче ягы да бар: кадрлар эш шартлары тудырылган, яхшы хезмәт хакы, торак шартлары тудырылган җиргә киләләр шул. Уйланырлык урыннар бар монда.
Комиссия әгъзалары терлекчелек объекты булган һәр авылга барып, аларның җәйләүдән кайтучы малларны каршы алуга хәзерлеген тикшереп кенә калмады, ә бәлки продукция җитештерү, кадрлар, эш шартлары һәм башкалар турында да җентекле сөйләшү алып барды, киңәш-тәкъдимнәрен әйтте. Җитәкчелек белән әлеге очрашудан соң, уңай якка үзгәрешләр булмый калмас дигән ышанычта калыйк. Игенчелек буенча керемне елга бер алсак, терлекчелек - хуҗалыкларда көндәлек акча кертүче, аны яшәтүче төп тармак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сыеры барның, сые бар