Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суыкларга әзерме?

Эссе көннәре белән җәйләрне узып, яңгырлы, салкын көзгә дә килеп кердек. Без суыкларны каршыларга әзерме? Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов белән әңгәмәбез шул хакта. - Рәмис Рәисович, азнакайлылар кышын өшемәсме? - Борчылырга кирәкми. Азнакай муниципаль районы торак фонды җылыту сезонына әзер. Һәрбер торак...

Эссе көннәре белән җәйләрне узып, яңгырлы, салкын көзгә дә килеп кердек. Без суыкларны каршыларга әзерме? Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов белән әңгәмәбез шул хакта.

- Рәмис Рәисович, азнакайлылар кышын өшемәсме?
- Борчылырга кирәкми. Азнакай муниципаль районы торак фонды җылыту сезонына әзер. Һәрбер торак йортның җылыту сезонына хәзерлеге турында паспортлар төзелде.
- Моңа хәзерлек эшләре алдан ук алып барылгандыр?
- Әлбәттә. Объектлар һәм торак-коммуналь хуҗалыкларын 2012-2013 ел җылыту сезонына хәзерләү эшләре Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе расланган карар нигезендә башкарылды. Даими рәвештә коммуналь комплекс оешмалары һәм торак хуҗалыгы җитәкчеләре белән берлектә төзелгән штаб киңәшмәләре уздырылды, социаль-мәдәни объектларның җылыту сезонына хәзерлек дәрәҗәсе тикшерелде.
Районда барлыгы 356 күпфатирлы йорт, 24 - сәламәтлек саклау, 106 - мәгариф, 55 - мәдәният, 5 яшьләр, физкультура һәм спорт объектлары бар.
Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе буенча коммуналь хезмәтләрне "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәре предприятиесе, ә авыл җирлекләре буенча - "Сельхозжилсервис" МУП башкара.
"Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәре предприятиесе быел да ремонт эшләрен җылыту сезоны тәмамлануга ук башлады. Беренче эш итеп, 16 атмосфера басымы белән сынау үткәрелде. Әлеге юл белән Азнакай шәһәрендә линиядәге 18, ә Актүбәдә 14 өзеклек килеп чыгу куркынычы булган урыннар ачыкланды һәм алар үзвакытында төзекләндерелде. Алдан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә һәр ел саен җылылык үткәргечләренең ышанычлылыгы арта бара.
Агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрү буенча планлаштырылган эш күләмнәре үтәлде. Предприятие коллективы тарафыннан җылыту сезонына 7 котельный, 3 ЦТП, җылылык, су үткәрү, канализация челтәрләре, су алу, чистарту корылмалары җентекләп әзерләнде.
"Журавли» УКга караган Радужная 1, 3, йортларда бераз проблемалар бар. Идарә компаниясенә котельныйны хәзерләү графигы тәкъдим ителде.
- Авылларда хәлләр ничегрәк?
-"Сельхозжилсервис" МУП мәгариф идарәсенең 49 объектына, Беренче Май бистәсендәге торак йортка, Яшьләр үзәге, Чалпы авылы тернәкләндерү бүлекчәсенә хезмәт күрсәтә. 15 социаль-культура объекты, 17 күпфатирлы торак йорт, 6 предприятие һәм 2 сәламәтләндерү учреждениесе - Тымытык һәм Җиңү бистәсендәге сырхауханәдә техник эшләр башкара.
Бу өлкәдә дә җылылык сезонына хәзерлек буенча зур эшләр башкарылды: котельныйларда агымдагы ремонт, җылылык челтәре торышын тикшерү эшләре уздырылды, булган кимчелекләр төзәтелде; куркынычсызлык автоматикасына 100 процент ремонт һәм ревизия ясалды; график буенча газ чыгымнарын исәпләү приборлары тикшерелде; углерод окисе һәм метан составын ачыклауны контрольгә алу буенча сигнализаторлар куелды; җылылык челтәренә гидравлик сынау уздырылды, җиһазлар юдырылды. Бүләк авылында газ чыгымнарын исәпләү приборлары алыштырылды; Чубар Абдул авылы мәктәбендә котельный бинасына агымдагы ремонт ясалды, Мәлбагыш авылы балалар бакчасындагы котел экономияли торганына алыштырылды, Бүгенге көндә эзерлек паспорты алу эшләре бара. Сарлы, Әгерҗе авылы мәктәпләре котелларында яраксыз хәлгә килгән газ исәбе приборларын алыштыру планлаштырыла. Әсәй, Кәкре Елга, Илбәк, Сарлы, Мөслим авыллары мәктәпләрендә искергән котелларны алыштыру максатыннан 5 данә котел алынды.
Бюджет учреждениеләренә караган Балтач, Әлкәй, Ирекле авыл клублары, Кәкре Елга балалар бакчасы, Илбәк мәктәбенең җылыту системасына реконструкция ясау буенча зур эш алып барыла.
Районның 22 клуб учреждениесе "Сельхозжилсервис" МУП белән котельныйларга хезмәт күрсәтү буенча килешү төзегәннәр. Калган 18 клуб учреждениесе котельныйларга үзләре хезмәт күрсәтә. Район һәм шәһәр Мәдәният учреждениеләре, Физкультура һәм спорт объектлары сезонны каршылауга әзер булуы турында паспортлар рәсмиләштерә.
Җылыту сезонына җитди хәзерлек белән кергәч, кышын туңмабыз, дигән тулы ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Суыкларга әзерме?