Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суган түгел, әби насвай сата

Әбиләрнең суган сатуы - гадәти күренеш, ә менә балаларга насвай сатулары - чыгырдан чыгарлык хәл. Җитмештә кеше ахирәт турында кайгыртып, иман белән яшәргә тиеш кебек. Әмма пенсия җитмәүне сәбәп итеп, законның йомшак җирләреннән файдаланып, кайберәүләр яшь буынны күрәләтә упкынга этәрә. Безнең Азнакаебызда да бар андый әбекәй. Ни өчен аңа карата...

Әбиләрнең суган сатуы - гадәти күренеш, ә менә балаларга насвай сатулары - чыгырдан чыгарлык хәл. Җитмештә кеше ахирәт турында кайгыртып, иман белән яшәргә тиеш кебек. Әмма пенсия җитмәүне сәбәп итеп, законның йомшак җирләреннән файдаланып, кайберәүләр яшь буынны күрәләтә упкынга этәрә. Безнең Азнакаебызда да бар андый әбекәй. Ни өчен аңа карата бернинди чара да кулланып булмый? Насвай кеше организмы өчен нәрсәсе белән куркыныч? Бу сорауларга җавап эзләп, без фельдшер-нарколог И.Хәмидуллинага мөрәҗәгать иттек.

-Насвай таратучылар ни өчен шулай куркусыз эш итә?

-Насвай - наркотиклар һәм сату тыелган товарлар исемлегенә кертелмәгән, шуңа күрә аны таратучылар, балаларның сәламәтлегенә һәм киләчәгенә төкереп, акча ясыйлар.

-Нигездә аны балалар, хәтта башлангыч сыйныф укучылары куллана дип ишетеп беләбез. Насвай аларны нәрсәсе белән кызыктыра соң?

-Беренчедән, ул арзан тора. Аннан соң, сату тыелмагач, аны табуы җиңел. Тәмәке кебек исе килми дип кулланучылар да бар.

-Аңа кош яки терлек тизәге кушулары дөресме?

-Күп кенә әти-әниләр насвайның нәрсә икәнен дә белми. Миңа насвай кулланучы балалар белән очрашырга туры килгәләде, алар сөйләгәннәр хуштан яздырырлык.

Насвай өй шартларында ясала. Төп компоненты булып махорка яки тәмәке тора. Составына шулай ук сүндерелгән известь (аның урынына бик еш кош яки дөя тизәге кулланыла), төрле үсемлекләр һәм май керә. Тәмен яхшырту өчен кайчагында тәмләткечләр кушалар.

-Составында тәмәке булгач, димәк кешедә никотинга бәйлелек туа дигән сүз?

-Алай гына да түгел, насвай тәмәкегә караганда да зыянлырак, чөнки известь белән кушылып, никотинның тәэсире тагын да арта. Аннан соң, терлек тизәгендә төрле эчәк инфекцияләре, паразитлар бар. Насвай кулланучы алар белән бик җиңел зарарлана.

Бакчачылар яхшы белә: әгәр дә кош тизәген тиешле күләмдә су белән кушмасаң, ул үсемлекне яндыра. Насвай кулланучылар организмы белән дә нәкъ шундый хәл күзәтелә ди табиблар. Иң беренче чиратта авыз куышлыгы һәм ашказаны-эчәк тракты зыян күрә. Тешләрнең бозылуы хакында насвай кулланучылар үзләре үк әйтә. Бала табу функцияләре юкка чыга һәм аны торгызып булмый диярлек. Шуңа күрә киләчәктә әти-әни булырга теләгән малай-кызларга бу хакта уйланырга киңәш итәр идем.

-Кеше психикасына тәэсире нинди?

-Яшүсмерләрдә психика бозылу, хәтер начараю, никотинга бәйлелек күзәтелә. Насвай - каты наркотикларга беренче адым.

-Безнең төбәктә яман шеш авыруы киң таралган. Насвайның мондый төр чиргә кагылышы бармы?

-Урта Азия онкологлары (нәкъ менә ул якта бу проблема дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелгән) чаң суга: ирен, тел, тамак рагы белән авыручыларның 80 проценты насвай куллана икән.

-Бәлкем безнең илдә дә законнарга үзгәреш кертер чак җиткәндер?

-Һичшиксез, әлеге проблеманы хәл итү өчен яңа наркотик (мин аны башкача атый алмыйм) йогынтысы таралган илләрдә аны закон белән тыюны кабул итәргә кирәк. Ул чагында әбиләр дә җиңел юл белән акча янчыгын калынайту турында түгел, ирекләре турында күбрәк кайгыртыр иде. Ата-аналарга да балаларына игътибарлырак булырга, насвайның зыяны турында ныклап аңлатырга киңәш итәсем килә. Бала кешесе бит барысын да аңлап-белеп бетермәскә дә мөмкин. Алар яшьтәшләренә иярергә, текә булып күренергә яратучан. Мәктәпләрдә дә класс сәгатьләрендә бу теманы күтәрү зыян итмәс иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Суган түгел, әби насвай сата