Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суд приставының бер көне

"Безнең эш тә полиция хезмәткәрләренеке кебек үк куркыныч та, авыр да, - дияр суд приставы. - Дөрес, пулялар очып тормаса да, кайчагында чүкеч белән, явыз эт өстереп каршылауларга очрыйсың. Закон бозучыларның яман теленә дә күнегә башлыйсың..." Суд приставының эш сәгате 8дән бик сирәк башлана. Кирәк булганда, алар иртәнге 6дан, 7дән...

"Безнең эш тә полиция хезмәткәрләренеке кебек үк куркыныч та, авыр да, - дияр суд приставы. - Дөрес, пулялар очып тормаса да, кайчагында чүкеч белән, явыз эт өстереп каршылауларга очрыйсың. Закон бозучыларның яман теленә дә күнегә башлыйсың..."

Суд приставының эш сәгате 8дән бик сирәк башлана. Кирәк булганда, алар иртәнге 6дан, 7дән аяк өстендә. Иң мөһиме - суд карарын үтәү.

Бүген сишәмбе, гражданнарны кабул итү көне. Сәгать тугыз тулмаган әле, ә инде коридорда һәр кабинетка су буе чират.

Менә без Азнакай районара бүлегенең суд приставы-башкаручысы Айгөл Сәйдәшева бүлмәсендә. Матур елмаюыннан ук ягымлылыгы, киң күңеллелеге чагыла. Күрәсең, физик затлардан әҗәтләрне юллап алу һәм алимент производствосы эшләре белән шөгыльләнүче шундый булырга тиештер дә.

Алиментлар буенча суд приставы-башкаручысы элеккеге иреннән алимент көтеп арыган ханымнар өчен дә, әз генә көтүне үтенеп килгән әҗәтлеләр өчен дә "патша" һәм ярдәмен салучы. Айгөл дә үзе янына килгән һәркемне сабыр гына тыңлый, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша. Әмма суд приставының кайчак вәкаләтләре чикле шул, әйтик, әҗәтле "эзләү- дә" яки төрмәдә булса, бигрәк тә.

Бер генә мисал. Әҗәтен юллаучы, приставка суд карары нигезендә әҗәтен кайтаруның тукталуын белдерә һәм аның бөтен булган чараны күрүен тели. Айгөл Әнис кызы бу очракта ни эшләргә кирәклеген тәфсилләп аңлатты. Мөрәҗәгать итүче аның җавабыннан бик канәгать калды.

Ишектән чираттагысы үтә. Баксаң, әҗәтле килеп туган хәлне аңлатырга үзе килгән. Ә бит гадәттә киресенчә, пристав аның артыннан йөри. Ул өлешчә генә түләп килгән дә, әҗәтләре җыелган. Айгөл әҗәтнең тулы күләмен исәпләп, аңа штрафны да куша. Ир-егет вакытында түләмәгән өчен 7 процент күләмендә штраф та өстәлүен белмәгән икән. Хәзер инде барсы да аңлашылды, баласына алиментны вакытында түләргә кирәклеген дә төшенде кебек.

Шулай итеп көннең яртысы да үтеп китте. Калган вакытны пристав кәгазь өеменә күмелеп үткәрә: җаваплар язу, карарлар, квитанцияләр... Башкару карарлары һәм кәгазьләре шулкадәр күп җыела, кайчак көненә йөзәр башкару производствосы ачарга туры килә. Бу бит әле бер генә приставка шулай, ә калганнарына тагын... Кәгазь эше бик күп вакытны ала, әле бит участокта эшләргә дә өлгерергә кирәк.

Эш көне күптән тәмам. Сәгать угы җиденче яртыны күрсәтә. Эш "урманга качмас" тоелса да, кайтып китеп булмый, әле кул тимәгәне күпме! Ә өйдә ир көтә, бәлки кичке ашны да әзерләп куйгандыр әле. Еш кына аннан соңрак кайтырга туры килә шул. Башка эштәгеләрдәге кебек иреңне тәмле ашлар пешереп өйдә көтсәң әйбәт булыр иде дә ул, тик өметтә генә кала...

Киеренке хезмәттән шактый арыган Айгөл Әнис кызы бүген бераз иртәрәк кайтып гаиләсен сөендергәнен үзе шәйләми дә калды, чөнки башында иртәгә алынасы мәшәкатьләр турында уйлар иде.

Менә шундый көндәлек бетмәс мәшәкатьләрдән соң суд приставына ирексездән сорау юллыйсы килә: "Сез эшегезне яратасызмы?" Шунсы гаҗәп, суд приставларының күпчелеге аңа һич икеләнми шундый җавап кайтара: "Безнең эш авыр, әмма кызыклы".

1 ноябрьдә суд приставларының Азнакай районара бүлеге үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Безнең дә котлауларны кабул итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев