Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Студентлар мәктәпкә җыелды

Кышкы каникул чорында Чубар Абдул урта мәктәбендә төрле уку йортларында белем алучы студентлар - кайчандыр үз карлыгачларыбыз белән очрашу узды. Аларның бүгенге укучыларга әйтер сүзләре, уртаклашыр фикерләре күп иде. Мәктәп директоры Илдус Латыйпов, директор урынбасары Зөлфия Ситдикова, сыйныф җитәкчеләре Римма Мияссәрова, Регина Закирова, Мөхтәрәмә Гыймаева укучыларыбызның шатлыкларын уртаклашып, аларга уңышлар...

Кышкы каникул чорында Чубар Абдул урта мәктәбендә төрле уку йортларында белем алучы студентлар - кайчандыр үз карлыгачларыбыз белән очрашу узды. Аларның бүгенге укучыларга әйтер сүзләре, уртаклашыр фикерләре күп иде.

Мәктәп директоры Илдус Латыйпов, директор урынбасары Зөлфия Ситдикова, сыйныф җитәкчеләре Римма Мияссәрова, Регина Закирова, Мөхтәрәмә Гыймаева укучыларыбызның шатлыкларын уртаклашып, аларга уңышлар теләде.

Бу студентларның барысы да бездә - Чубар Абдул мәктәбендә укып чыккан бит дип куанып һәм горурланып утырдык.

Очрашу уеннар һәм дискотека белән тәмамланды.

Мөхтәрәмә Гимаева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,

Әлфия Шакирова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студентлар мәктәпкә җыелды