Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Стәрле Кулибины

Стәрленең һәвәскәр уйлап табучысы Рәис Нургалиев "... Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул". Авылларда булып, исемнәре әлләни киң яңгыраш тапмаган (хәер, алар аңа омтылмый да) сәләт ияләре белән танышкач, аралашкач, бөек Тукаебызның моннан йөз ел элек язып калдырган әнә шул сүзләре, ирексездән, хәтердә...

Стәрленең һәвәскәр уйлап табучысы Рәис Нургалиев

"... Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул". Авылларда булып, исемнәре әлләни киң яңгыраш тапмаган (хәер, алар аңа омтылмый да) сәләт ияләре белән танышкач, аралашкач, бөек Тукаебызның моннан йөз ел элек язып калдырган әнә шул сүзләре, ирексездән, хәтердә яңара. Кемнәр генә юк - җырчылар, гармунчылар, рәсем төшерү, шигърият белән җенләнүчеләр дисеңме, агачтан, тимердән сәнгать әсәрләренә тиң сыннар кыручылар һәм коючылар, бармагың кагылмас борын моң сибелергә торган җиз телле тальян гармун ясаучылармы, барысы да бар араларында. Берсе дә әллә кайда түгел, үзебезнең районда, авылда, үзебезнең арада. Андыйларның йортлары, ихата-куралары да төзелеш, бизәлеш үзенчәлекләре, нәфис-күркәмлекләре белән аерылып, әллә кайдан үзенә тартып тора...

Моның шулай икәнлегенә Югары Стәрле авыл җирлегенең социаль-икътисади халәте турындагы махсус сәхифәгә материал туплап йөргәндә тагын бер кат инанырга туры килде.

- Ә хәзер үзебезнең Кулибиныбыз - нәрсә ясарга тотынса, шуны тормышка ашырмыйча калмый торган остабыз Рәис Нургалиев белән танышып чыгыйк, - диде җирлек башлыгы Дамир Төхбәтуллин, машинасын түбәсе профнастил белән ябылган, диварлары сайдинг белән тышланган, урам ягына "Үрнәк йорт" дип язылган такта беркетелгән беркатлы зур-иркен йорт ихатасы янына туктатып.Дамир Нурулла улының авылдашын провинция шәһәрендәге вак сәүдәгәр гаиләсендә үскән, үзлегеннән механика нечкәлекләрен үзләштергән, йомырка формасындагы, моңарчы бер җирдә дә күрелмәгән искиткеч нәфис сәгать ясап, аны патшабикә Екатерина IIгә юллаган, нәтиҗәдә Санкт-Петербург Фәннәр Академиясенең механикка остаханәсе мөдире итеп билгеләнгән, империя файдасына тагын әлләникадәр зур эшләр башкарган гади халык вәкиле - тарихи шәхес белән чагыштыруы күңелдә чынлап торып кызыксыну уятты.

Йорт хуҗасы Рәис Мирзар улы ачык йөзле, сүзгә юмарт, җор телле ир уртасы кеше булып чыкты. Килүнең сәбәбен аңлаткач, хуҗалыгы белән таныштыра да башлады. Монда бар да үзенчәлекле, бар да кул хезмәтен җиңеләйтү өчен яраклаштырылган.

- Тимер тапкан - мантыган, - дигәннәрме әле борынгылар? Мин үзем дә элек-электән металл өемнәре, чүплеккә ыргытылган тимер-томыр яныннан битараф кына узып китә алмадым. Эшкә яраклы берәр ташландык нәрсә күрсәм, башка шунда ук берәр төрле механизм ясау идеясе килә. Уйлаганмын икән, аны булдырмыйча тынычлана алмыйм. Шуңа да иске-москы ташый дип әйтүләреннән оялып тормадым, күтәрдем дә кайттым. Менә бу теплицаны моннан егерме еллар элек төзегән идем. Каркасын искереп, гамәлдән чыгарылган полиэтилен су торбаларыннан ясадым. Әле тагын шул кадәр хезмәт итәчәк, - ди ул, салафан тышлыгы кышка алып куелган дуга формасындагы кысага күрсәтеп.

Авыл кешесенең булсынга яшәгәне үзенең тормышын кош-кортсыз, сыер-терлексез күз алдына китерә дә алмыйдыр, мөгаен. Галия һәм Рәис Нургалиевлар гаиләсе дә 3 сыер, 4 кышлау үгез, бәрәннәре белән бергә 10 сарык асрый. Җәен кош-корт сатып алалар. Хуҗалыктагы бу кадәр эшне механикалаштырмыйча, кул көче белән генә башкарып чыгам димә. Шуңадыр, Рәиснең бөтен техник иҗаты да әлеге максатка юнәлдерелгән. Әйтик, абзардагы тиресне электр двигателе ярдәмендә эшләүче махсус җайланма бакчага чыгара. Малларга азык әзерләү өчен чөгендер турагычы, фураж оны тарту җайланмалары бар. Сыер саву аппаратының да һава җыйдыру системасын үзенчә камилләштергән. Агу сиптерү аппаратына һава тутыру компрессоры, артезиан коесыннан су кудыру насосына тикле реле режимы буенча эшли. Чистартып, майлап куелган чөгендер чәчкеч, бәрәңге рәтен эшкәртү кораллары бер читтә яз килгәнен көтеп торалар. Ике тәгәрмәчле "Иж" мотоциклы, кирәк икән, бер сәгать эчендә йөк ташучы "Муравей" мотороллеры гибридына әверелә ала. Кыскасы, әлеге язмада телгә алынган һәм әйтелми калган җиһазларның барысын да Югары Стәрле Кулибины үз куллары белән ясаган, камилләштергән. Әле "Нива" автомобиленә тагыла торган печән җыйгыч агрегаты ясау турында хыяллана. Интернет аша аның оптималь вариантларын эзли.

...Рәис Нургалиев хуҗалыгы, аның хезмәт юлы, дистә ел элек кичергән үтә дә җитди авыруы, күпләргә үрнәк гаиләсе, башлы-күзле булган ярдәмчел балалары турында да тәфсилләп сөйли китсәк, язманың очы булмас иде...

Саубуллашканда: "Нефтьче булып эшләүче абыем Рәшитнең үз куллары белән ясаган, ут сирпеп эшләп утырган бораулау вышкалары, сыеклык бирүче нефть сиртмәләре, махсус техника макетлары янында минекеләр чүп кенә. Азнакайга килгәч, аларны хәтта Татарстан Президенты үзе дә кызыксынып караган. Менә шунда барыгыз сез!" - дип калды алтын куллы үзешчән оста. Димәк, техникага, яңалык уйлап табуга һәвәслек аларның нәселләреннән килә, каннарына сеңгән...

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев