Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өстәмәләр – халык мәнфәгате өчен

Узган атна ахырында Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны Азнакай район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Утырышта шулай ук ТР Президенты Аппараты баш киңәшчесе Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов, хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, район башкарма комитетының идарә һәм бүлекләре, район Советының бүлек начальниклары катнашты....

Узган атна ахырында Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны Азнакай район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Утырышта шулай ук ТР Президенты Аппараты баш киңәшчесе Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов, хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, район башкарма комитетының идарә һәм бүлекләре, район Советының бүлек начальниклары катнашты.

«2013 елга һәм 2014-2015 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районы бюджеты турында» Азнакай район Советының 2012 елның 20 декабрендәге 205-29нчы карарына һәм "2013 елга, 2014-2015 еллардагы планлы чорга "Азнакай шәһәре" муниципаль берәмлеге бюджеты турында" Азнакай шәһәр Советының 2012 елның 20 декабрендәге 85-24нче карарына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр буенча Азнакай муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянованың чыгышы тыңланды.

Бюджетлардагы өстәмәләр нигездә социаль, мәгариф, сәламәтлек, мәдәният, спортны үстерү кебек мөһим өлкәләргә кагыла, ягъни алар гомумхалык мәнфәгате-ихтыяҗларыннан чыгып кертелгән.

Утырышта шулай ук Азнакай район Советының 2005 елның 2 декабрендәге 36-3нче (2008 елның 31 октябрендәге 216-30нчы карары редакциясендә) карары белән расланган Азнакай район Советы регламентына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, Азнакай район Советының Президиум составы саны, Азнакай район Советының 2011 елның 20 апрелендәге 50-8нче карары белән расланган Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча өч яклы территориаль комиссия составына һәм территориаль килешүләр эшләү, аларны тормышка ашыру, килешү бурычларын үтәүгә контрольлек буенча чаралар планы буенча даими гамәлдәге эш төркеме составына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр каралды. Алар буенча район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы Зәйтүнә Габитованың чыгышы тыңланды.

Депутатлар каравына шулай ук Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында карар проекты куелды. Аның белән район башкарма комитетының оештыру-кадрлар тәэмин ителеше бүлеге начальнигы Рәмзия Мөстәкыймова таныштырды.

Утырышта каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Һәр утырышта аерым депутатлар эшчәнлегенә хисап тоту традициясе буенча бу юлы сүз Азнакай шәһәре 20 нче сайлау округы буенча шәһәр Советы депутаты Рәшит Сафиуллинга, Балтач авыл биләмәсе буенча район Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигының капиталь төзелеш буенча урынбасары Ринат Ахуновка, Татшуган авыл биләмәсе буенча район Советы депутаты, "Юлстрой" ҖЧҖ директоры Ирек Вафинга бирелде. Әлбәттә, сайлаучылары алдында биргән вәгъдәсен онытмаган, аларның наказларын намус белән үтәргә алынган депутатның күрсәткән эше дә, бу хакта сөйләр сүзе дә бар. Ә менә кыл да кыймылдатмаган, сайлаучылары гозерләренә исе дә китмәгәннәре хисап тотасы урынга буш, кызыл сүзләр, урынсыз дәгъвалардан ары китә алмый. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, газета укучыларыбыз депутатларның җирле басма аша да хисап тотуын таләп итә. Алар сайлаучыларының бу теләгенә һич тә каршы килмәс, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өстәмәләр – халык мәнфәгате өчен