Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Стимул бар, эшләргә дә эшләргә!

Соңгы көннәрдә район үзәк сырхауханәсендә куанычлы вакыйгалар булып узды. Шуларның берсе - кабул итү-диагностика бүлегенең ремонттан һәм реконструкциядән соң ачылуы. Бу хакта "Маяк" газетасы язмалар бирде инде. Ә шулай да анда эшләүчеләр һәм пациентлар үзләре бу яңарышларны ничек кабул итте соң? Менә шул хакта фикерләре белән уртаклашуны сорап, бүлек хезмәткәрләренә...

Соңгы көннәрдә район үзәк сырхауханәсендә куанычлы вакыйгалар булып узды. Шуларның берсе - кабул итү-диагностика бүлегенең ремонттан һәм реконструкциядән соң ачылуы. Бу хакта "Маяк" газетасы язмалар бирде инде. Ә шулай да анда эшләүчеләр һәм пациентлар үзләре бу яңарышларны ничек кабул итте соң? Менә шул хакта фикерләре белән уртаклашуны сорап, бүлек хезмәткәрләренә һәм кабул итүгә килгән авыруларга мөрәҗәгать иттек.

Хәкимҗан Измайлов, кабул итү-диагностика бүлеге мөдире, югары квалификацияле табиб-хирург, ТР Сәламәтлек саклау өлкәсенең почетлы хезмәткәре:

-Сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү программасы кысаларында, халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты һәм культурасын үстерү максатында, республика һәм район җитәкчелеге кайгыртуы белән бүлегебездә алып барылган ремонт һәм реконструкция эшләре, сүз дә юк, эш шартларыбызны шактый яхшыртты һәм пациентлар өчен дә заманча уңайлыклар булдырылды. Элек барыбызга бер бүлмә, тыгын иде. Хәзер бина иркен, бүлмәләр күп, барлык төр профиль табиблары авыруларны аерым кабинетларда кабул итә (моның өчен төгәл вакыт билгеләнгән-11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр, башка вакытта килсәләр, авырулар табибларның стационардагы эшеннән бушаганын көтеп тора, бу исә аларда ризасызлык тудырып, бүлек хезмәткәрләренә хаксызга шикаятьләр дә ишетергә туры килә).

Дөрес диагностика кую һәм дәвалауда зур роль уйнаган заманча медицина җиһазлары турында хыял да тормышка ашты. Эндоскопия, УЗИ, реанимация бүлеге өчен сулау аппаратлары, биохимик лаборатория, инфрасканер, баш мие эшчәнлеген тикшерү приборы - энцефалограф - болар барсы да хәзер табибларның кул астында. Процедуралар өчен, шулай ук манипуляция, авыр, аңсыз хәлдәге авыруларга экстрен хезмәт күрсәтү өчен махсус кабинетлар бар. Авыру кабул итү бүлегенә нинди генә хәлдә китерелсә дә, беренчел ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар, мөмкинлекләр тудырылган.

Билгеле,бүлектәге ике шәфкать туташына эш тыгызгарак туры килә. Бер авыруны кабул итү, аңа документлар тутыруга гына да 20 минуттан да ким вакыт үтми. Ә көн буена бүлектә 40-45 пациентка хезмәт күрсәтелә. Штатны тагын бер хезмәткәргә арттыру хаҗәте үзен нык сиздерә. Кадрлар турында сүз чыккач, программа нигезендә хезмәткә түләүдәге үзгәрешләрне дә әйтергә кирәктер. Ул хәзер дәвалау-диагностика чаралары стандартларын үтәүгә бәйле, ягъни авыруга хезмәт күрсәтү стандартлары тиешенчә үтәлгәндә, хезмәт хакына өстәмәгә дә өметләнеп була. Шул рәвешле, эшчәнлегебез контроль астында, ай саен аңа нәтиҗә ясап барыла.

Безнең бүлек сырхауханәнең йөзе булганлыктан, һәркайсыбыздан югары хезмәт культурасы, пациентлар белән яхшы мөгамәлә таләп ителә. Бүлеккә китерелгән исерекләр, наркоманнар, төрле холыклы кешеләрдән сүгенү, төксе сүзләр ишетүе рәхәт түгел, әлбәттә, кайчак ярдәмгә хокук сакчыларын да чакырырга туры килә. Әмма ничек кенә булмасын, без барсына да түзәргә, сабыр итәргә, тиешле хезмәт күрсәтергә бурычлы. Күңел генә түгел, тышкы кыяфәт, кием дә әллә каян балкып торсын. Болар барсы да уртак эшнең ахыргы нәтиҗәләрендә чагылыш таба. Бүлектә әнә шундый вазифаларын яхшы аңлаган, үз эшенең чын осталары гына тупланган да.

Вәсимә Фатыйхова, пациент:

-Бер атна грипп белән чирләп ятып, колакларым ялкынсынды. Хәзер авыр ишетәм, сызланам. Участок табибы сырхауханәдә дәваланырга юллама бирде. Яңартылган кабул итү бүлегенә беренче генә килүем әле. Хәйран калдым. Безнең Азнакайда хәзер көн саен бер үзгәреш. Менә бу бинаны да ничек матур итеп ясап куйганнар. Үзем дә күптәннән өйдә пәрдәләрне алыштырырга кызыгып йөргәнлектәндер, күз иң элек тәрәзәләргә төште. Бер дә акча жәлләмичә, бигрәк затлы пәрдәләр элгәннәр. Бүлмәләр иркен, кеше дә өелеп тормый, рәхәт. Җылы, якты. Чиреннән башканы уйламаган авыруның күзенә дә барсы да әллә каян балкып, күренеп тора. Җитәкчеләргә рәхмәттән башка ни әйтәсең?!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев