Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Стакандагы сөттә ... антибиотиклар?

Бик тәмле тавык ите яки бер стакан сөт эчкәндә кеше үзе дә белмичә «ат дозасында» антибиотиклар алу мөмкинлеге турында беләме икән? Ит белән бәйле ризыкларда исе һәм төсенә карап кына аларның барлыгын белү мөмкин түгел. Моны бары тик белгечләр генә билгели ала. Терлекчелек продуктларында антибиотиклар каян килеп чыга соң? Барысы...

Бик тәмле тавык ите яки бер стакан сөт эчкәндә кеше үзе дә белмичә «ат дозасында» антибиотиклар алу мөмкинлеге турында беләме икән? Ит белән бәйле ризыкларда исе һәм төсенә карап кына аларның барлыгын белү мөмкин түгел. Моны бары тик белгечләр генә билгели ала.

Терлекчелек продуктларында антибиотиклар каян килеп чыга соң? Барысы да бик гади. Җитештерүчеләр авыру терлекләрне дәвалаганнар, я булмаса аларга даруны «профилактика» максатында ашатканнар. Россиядә терлекләрне ашатуда антибиотиклар куллану тыелуга да карамастан, барлык җитештерүчеләр дә бу таләпне сакламыйлар. Россельхознадзор белгечләре тикшерү нәтиҗәләренә караганда фермалардагы хәл бер дә яхшылардан түгел. Чөнки дарулар ярдәмендә чебиләр үзләренең кыска гына гомерләрен салкын бинада начар гына азык белән дә уздыра алалар бит.

Мондый ризыкны куллану кеше өчен нәрсәсе белән куркыныч соң? Антибиотикны ризык белән алып, безнең организм даруларга күнегә. Ашкайнату системасы, бавыр, бөер эшчәнлеге бозыла, иммунитет кими. Антибиотиклар кечкенә балалар өчен булган ризыкларда аеруча куркыныч.

ВТОга кергәч, без европа стандартларына якынаябыз, продукциягә булган таләпләр катгыйлана. Россельхознадзор белгечләре тарафыннан планлы рәвештә иттә һәм сөттә антибиотикларның булу-булмавы даими рәвештә тикшерелә. Ә быелдан башлап бүәләрдә ясалма үрчетелгән балык ризыклары да тикшерү уза башлады. Иттәге левомицитин күләме 1 кг.га 0,01 мг.дан 0,0003 мг.га кадәр кимеде. Ә сөттә антибиотиклар бөтенләй булмаска тиеш.

Ит һәм сөт ризыкларында антибиотиклар табылган очракта андый продукция шунда ук брак исәпләнә һәм сатуга чыгарылмый. Ә бу хуҗалыкта нормага туры килгәнчегә кадәр проба алына.

Шуңа да мондый төр ризыкларны тиешле документациясе булган, ветеринария-санитар экспертиза узган һәм сату өчен махсус билгеләнгән урыннардан (санкцияләнгән базар, кибет) гына сатып алыгыз! Сәламәтлегегез үз кулыгызда!

Ф. Низаева, ТР буенча Россельхознадзор идарәсе бүлеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев