Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спортны гомерлек юлдаш итеп

Югары Стәрле авылы китапханәсендә ветеран, спорт остасы Мәннәф Хөҗҗәтов белән очрашу узды.

Китапханә мөдире Нәзирә Латыйфуллина кичәне спорт турында сөйләп, авылдашы Мәннәф абый Хөҗҗәтов белән таныштырудан башлады.

Әлеге чарада Сарлы урта мәктәбе 8-10 кл укучылары, укытучылары, авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә теләп катнаштылар.

Китапханәдә спорт остасының уңышларын чагылдырган күргәзмә оештырылган иде. Әлеге күргәзмәдә Мәннәф Хөҗҗәтовның дистәләгән кубок, диплом, медалләре белән, шулай ук шәхси тормышына кагылышлы материаллар белән дә танышу мөмкинлеге булды.

- Мин 65 яшемдә 65 тапкыр турникта күтәрелә идем. Бер көн дә калдырмыйча куелган авыр хезмәт нәтиҗәсе бу. Спорт - ул физик яктан гына түгел, рухи яктан да тәрбияли, ихтыяр көчен ныгыта. Мин иртән йокыдан тору белән 40 минут күнегүләр ясыйм. 20-30 тапкыр турникта күтәреләм, йөгерәм...-дип Мәннәф Хөҗҗәтов үзенең көндәлек режимы белән таныштырып, спортка булган тирән мәхәббәте турында сөйләде.

“Без үзебезнең авылдашыбызның уңышлары турында гел ишетеп торабыз. Мәннәф Хөҗҗәтов үрнәгендә яшәргә, тырышырга кирәк! Ул- кочле рухлы  кеше. Аңа сәламәтлек һәм бары уңышлар гына телибез,"- ди Югары Стәрле авылы биләмәсе рәисе Лилия Сабирҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев