Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Скутер – җитди транспорт

Яз җитү белән ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда скутерчылар пәйдә булуына хәзерләнә башлый. Аларның беренчеләре, кар эрү белән, урамнардагы машина юлларында чабыша башлады инде. Скутерда йөрүче яшүсмерләр еш кына юл иминлегенең гади кыгыйдәләрен дә сакламый. Күз алдына китерегез: әтисе белән улы кышкы айларда гараж тузаны кунган каплавыч эченнән скутерны чыгаралар. Бу мизгелне...

Яз җитү белән ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда скутерчылар пәйдә булуына хәзерләнә башлый. Аларның беренчеләре, кар эрү белән, урамнардагы машина юлларында чабыша башлады инде.

Скутерда йөрүче яшүсмерләр еш кына юл иминлегенең гади кыгыйдәләрен дә сакламый. Күз алдына китерегез: әтисе белән улы кышкы айларда гараж тузаны кунган каплавыч эченнән скутерны чыгаралар. Бу мизгелне көтеп тәкате төкәнгән улы кечкенә мотоциклның утыргычына менеп кунаклый. Аның тизрәк урамга чыгасы, яшьтәшләрен көнләштереп, уктай атылып чабасы килә. Әмма сак әти кеше үзенең баласын күзәтүчесез чыгарып җибәрми: автомобиленә утыра да, аның артыннан чыга, тизлек режимын бозарга яки ярамаган җирдән йөрергә ирек бирми...

Беренче карашка бар да дөрес төсле. Тик... Менә яшүсмер транспорт белән идарә итүен югалта, югары тизлектә килгән җиреннән алдан баручы автотранспортка килеп бәрелә, тизлек инерциясе белән руль артыннан чыгып оча да, асфальтка килеп төшә - кул-аякларын сындыра, күпсанлы тән җәрәхәте ала... Мондый очракта тагын да аяныч хәлләр килеп чыгуы мөмкин.

Бер генә әти-әни дә баласының мондый хәлгә таруын теләмәс. Бәлки балигъ булмаган балага мондый кыйммәтле "уенчык" алып бирү кирәк тә түгелдер? Әгәр дә сабыегыз белән бер-бер хәл килеп чыкса, гомерегез буе үзегезне битәрләячәксез бит. Шул турыда уйлагыз!

Экспертлар фикеренчә, ата-аналарны баласына мондый транспорт алып бирүгә скутерга рәсми теркәү, йөртү таныклыгы кирәк булмавы, автомобильнекенә караганда тизлегенең чагыштырмача түбән булуы аеруча җәлеп итә. Телисең икән, светофорның тыю утын, җәяүлеләр сукмагын, юл йөрү кагыйдәләрен санламыйча, шәһәр урамнары буйлап чап та чап. Әмма скутер һәм мопедларда җилдерүнең бала гомере өчен нинди куркыныч чыганагы булуы турында да онытырга ярамый. Скутерлар белән булган вакыйгалар статистикасы күрсәткәнчә, хәвеф-хәтәрләр юл йөрү кагыйдәләрен бозудан, арткы хәрәкәтне күзәтү көзгесе булмаудан, борылыш утларын кабызмаудан гына түгел, техниканың маневр ясау мөмкинлеге түбән булудан да килеп чыга - скутер йөртүче идарә итүне югалта, транспорты белән алдан баручыга килеп бәрелергә яки егылырга мәҗбүр була. Моңа скутер йөртүчеләрнең күпчелегенең куркынычсызлык шлемы кимәвен, нинди дә булса саклану чараларын кулланмавын, юлда үзеңне тотуның гади таләпләрен үтәмәвен дә өстәсәк, аларның нинди фаҗигага тарырга мөмкинлеген сөйләп тә торырга кирәкмидер.

Скутер йөртүчеләрне хәрәкәт кагыйдәләренә өйрәтү өчен транспорт белән идарә итү хокукын бирүче документ алу процедурасын узу да җитәр иде. Скутер белән булган аварияләр санының зур булуына да карамастан, мәсьәлә әлегә чишелеш таба алмый. Моннан чыгу юлы бер генә - ул да булса, ата-аналарга балаларын юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, аларны куркынычсызлык чаралары белән тәэмин итү кала.

ТР ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев