Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шушы көннәрдә тагын өч тыл ветеранына 90 яшь тулды

Аларны район җитәкчелеге котлап, РФ Президентының котлауларын һәм бүләкләр тапшырдылар. Районыбызда озак яшәүчеләрнең күплеге сокландыра. Бер заманда туып-үскән чордашларның язмышлары да уртак дисәң була. Сарман районының Кәүҗияк авылында туган, кечкенәдән ятим калган, 43 ел "Үрнәк" колхозында сыер савучы булып эшләгән Мөнирә Гәлләмова да; Урманай авылы кызы, Молотовта урман кискән, Ярославль...

Аларны район җитәкчелеге котлап, РФ Президентының котлауларын һәм бүләкләр тапшырдылар.

Районыбызда озак яшәүчеләрнең күплеге сокландыра. Бер заманда туып-үскән чордашларның язмышлары да уртак дисәң була.

Сарман районының Кәүҗияк авылында туган, кечкенәдән ятим калган, 43 ел "Үрнәк" колхозында сыер савучы булып эшләгән Мөнирә Гәлләмова да; Урманай авылы кызы, Молотовта урман кискән, Ярославль якларында торф чыгарган, сугыш кырында ятып калган мәхәббәтенә озак еллар тугрылык саклаган, бары олыгаеп кына дүрт балалы иргә кияүгә чыгып, аның белән дә 14 ел гына яшәп калган Хидая Шәмсуллина да; Мөслим районының Тат.Шуран авылында дөньяга аваз салган, 40 ел автомобиль юлары идарәсендә эшләгән, Тымытык авылы егете фронтовик Мирсәлим ага белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстергән Маһинур Латыйфулла кызы да - өчесе дә ишле гаиләдән, тормыш камытын бик иртә кигәннәр, сугыш чорында җиңүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр, аннан ил хуҗалыгын торгызуда намуслы хезмәт куйганнар.

Мөнирә апа бүген Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар йортында, Хидая апа - туганнары һәм социаль хезмәткәр, ә Маһинур апа балалары һәм оныклары тәрбиясендә яши. Шушы яшькә кадәр алар күңел көрлеген, тормышка мәхәббәтләрен саклый алганнар.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шушы көннәрдә тагын өч тыл ветеранына 90 яшь тулды