Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр утсыз калмас!

Мирсәяф СӘФӘРОВ, шәһәр участогы өлкән мастеры: - Энергетика системасын үзгәртеп кору безнең шәһәр электр челтәрләре участогына да кагылды: 2006 елның 1 декабреннән коллектив Азнакай район электр челтәрләре предприятиесенең структур подразделениесенә әйләнде. Бүген мин шәһәр халкын электр уты, җылылык белән тәэмин итүчеләрнең эш үзенчәлекләре белән кыскача таныштырып үтәргә телим. Безнең структураның...

Мирсәяф СӘФӘРОВ, шәһәр участогы өлкән мастеры:

- Энергетика системасын үзгәртеп кору безнең шәһәр электр челтәрләре участогына да кагылды: 2006 елның 1 декабреннән коллектив Азнакай район электр челтәрләре предприятиесенең структур подразделениесенә әйләнде. Бүген мин шәһәр халкын электр уты, җылылык белән тәэмин итүчеләрнең эш үзенчәлекләре белән кыскача таныштырып үтәргә телим.

Безнең структураның төп бурычы - шәһәрдәге торак йортларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, сырхауханәләрне, мәдәният, башка социаль учреждениеләрне, сәнәгать предприятиеләрен электр энергиясе белән өзеклексез тәэмин итү.

Шәһәр бүлү челтәрләре участогына 85 трансформатор подстанциясе, 50 км дан артык кабель, 180 км һава линиясе карый. Аларга тәҗрибәле мастерлар - ТП һәм кабель линияләренә Фирдәвес Шакиров, һава линияләренә Илдар Гарифуллин җитәкчелегендәге ике подразделение хезмәт күрсәтә. Аларда Илгизәр Заһитов, Әбүдәр Гафуров, Әмир Әскәров, Рамил Әгълиев, Руслан Зиятдинов кебек иң четерекле хәлдән дә җиңеп чыгучы чын осталар, үз белгечлекләренең профессиональләре эшли. Бу егетләр барында ышанып әйтергә була - шәһәр бервакытта да утсыз калмас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев