Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Сәхнәдә үземне бәхетле тоям”

Районыбызның җырчы-сандугачы, бик күп көйләр авторы Ландыш Шәрәфиева белән сөйләшер өчен һөнәри бәйрәм көненнән дә шәбрәк җайны туры китереп тә булмас иде, мөгаен. Ул - шәһәр һәм район Мәдәният йорты директоры да бит әле. -Ландыш, моңлы тавышың белән син инде күптән сәхнә яулаган җырчы. Инде берсеннән-берсе күңелгә ятышлы көйләр иҗат...

Районыбызның җырчы-сандугачы, бик күп көйләр авторы Ландыш Шәрәфиева белән сөйләшер өчен һөнәри бәйрәм көненнән дә шәбрәк җайны туры китереп тә булмас иде, мөгаен. Ул - шәһәр һәм район Мәдәният йорты директоры да бит әле.
-Ландыш, моңлы тавышың белән син инде күптән сәхнә яулаган җырчы. Инде берсеннән-берсе күңелгә ятышлы көйләр иҗат итүең белән дә дан казандың. Көй кайчан, ничек туа?
-Беренче көемне Илдус Мәрдәншинның "Каеннардай якты булсын!" дигән шигыренә яздым. Аның кызыклы гына үз тарихы да бар. Бу җыр беренче альбомыма керде. Сәнгать советы аны "Җиде йолдыз" проектына тәкъдим итте. Менә шул чакта күңелдә илһам һәм үз-үземә ышаныч уянып, көйләр туа башлады. Чираттагы җырларым - Фәүзия Төхбәтуллина сүзләренә "Йолдызлар кисәтүе" һәм "Рәхмәтлемен Ходаема" булды. Беренчесе белән "Җиде йолдыз" проектында катнашып, ул "Яңа гасыр" радиосы һәм телевидениесе аша яңгырады, икенчесен Гүзәл Уразова сорап алды һәм бүгенге көндә дә бу җыр бик популяр.
-Иҗат җимеше - ул бәгырьдән өзелеп төшкән бала кебек. Җырларыңны тагын кемнәргә "ышанып" тапшырасың?
- Салават Миңнеханов, Фәридә-Алсу дуэты, Равил Галиев, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Эльвира Хамматова белән хезмәттәшлек итәм. Җырларымның төрле бәйгеләрдә җиңүләре тагын да зуррак этәргеч бирә.
-Көй язганда нинди эчтәлектәге шигырьләргә өстенлек бирәсең?
-Җаныма аваздаш, күңелгә якыннарын сайлыйм. Артык сагышлы текстлардан качарга тырышам. Мине якты хисләр ныграк тарта.
-Җитәкчелек эше белән гастрольләргә чыгарга вакыт каламы соң?
- Иҗатка вакыт аз кала инде анысы, әмма иҗатымның җитәкчелек эшендә дә ярдәме зур. Мин болай да, тегеләй дә сәхнә кешесе. Сәхнәдә үземне бәхетле тоям. Концерт белән чакырулар бар, Азнакайда да, Казанда да. Яңа җырларым күп, шуларны туплап, көзен тамашачыга җиткерәсем килә.
-Бүген тамашачыны концертларга ничек җәлеп итеп була?
-Һәр артистның үз тамашачысы бар. Тамашачы шоудан туеп бара, ул гадилеккә, элекке халыкчан җырларга сусаган. Шуңа күрә иҗат иткәндә, җырым бер генә көнлек булмасын иде дип тырышам. Үземне тамашачы урынына куеп карыйм. Гомүмән, мәдәни чаралар оештырганда да нәкъ тамашачы күзлегеннән чыгып фикер йөртергә тырышам.
-Нинди уй-хыяллар белән янып яшисең?
-Күңел түрендә бер яшерен хыял яна: "Шәрәфиләр" проектын булдыру. Артистлар Равил Шәрәфи, Габделфәрт Шәрәфи, җырчылар Миргаяз Шәрәфиев, Резеда Шәрәфиева - саный китсәң, шактый җыелабыз. Кызыклы тамаша килеп чыгар иде.
-Мәдәният йорты җитәкчесе буларак, коллектив хакында ниләр әйтер идегез?
-Коллектив яшәрде, өметле яшьләр бар. Район күләмендәге барлык чаралар безнең мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә уза. Иҗат коллективлары үзләренең җиңүләре белән куандыра, Азнакаебыз данын күтәрә. Алга таба да халыкның рухи дөньясын баету өстендә армый-талмый эшләргә әзербез. Мәдәният өлкәсенә игътибары һәм ярдәме өчен район башлыгы Марсель Шәйдуллинга рәхмәтлебез.
Һөнәри бәйрәмебез белән котлап, барча мәдәният хезмәткәрләренә сәламәтлек, күтәренке кәеф, иҗат уңышлары юлдаш булуын телим.
Әңгәмәдәш: Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Сәхнәдә үземне бәхетле тоям”