Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәфкатьлелек күрсәтик!

Халыкара инвалидлар көне кысаларында ел саен районда 1-10 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кайгырту декадасы үткәрелә. Аның төп асылы - җәмгыятьнең игътибарын инвалидлар проблемаларына юнәлтү, аларны чишү юлларын эзләү. Дөньяда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең артуы күзәтелә. Бүгенге көндә районда 4250 инвалид яши, шуның 264е - балалар. Әлеге кешеләргә мөстәкыйль тормыш итүе...

Халыкара инвалидлар көне кысаларында ел саен районда 1-10 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кайгырту декадасы үткәрелә. Аның төп асылы - җәмгыятьнең игътибарын инвалидлар проблемаларына юнәлтү, аларны чишү юлларын эзләү.

Дөньяда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең артуы күзәтелә. Бүгенге көндә районда 4250 инвалид яши, шуның 264е - балалар. Әлеге кешеләргә мөстәкыйль тормыш итүе авыр, алар һәрчак безнең ярдәмгә мохтаҗ. Көндәлек мәшәкатьләр белән без алар хакында онытырга тиеш түгел. Бу көннәрдә инвалидларга, үзегез белән бергә эшләүче пенсионерларга, шулай ук яныгызда яшәүче инвалидларга аеруча кайгыртучанлык күрсәтүегезне сорыйбыз.

9 декабрьдә Мәдәният йортында шәфкатьлелек марафоны узачак. Әлеге хәйрия акциясенә барлык учреждениеләр, предприятиеләр җитәкчеләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр кушылыр, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәрләр дип ышанабыз.

Рәфис Галиев, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев