Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Сөенеп яшибез»

Район җитәкчелеге инициативасы белән оештырылган ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Шушы көннәрдә ул Шәйхетдинов урамы, 2, Радужная урамы 1,3 йортлар ишегалдында узды. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Бу көнне квартал Сабан туе мәйданын хәтерләтте. Кварталда энә төртер урын да булмады дисәк, һич тә арттыру булмас. Сабан туеннан кай җире ким: борыннарны кытыклап шашлык та...

Район җитәкчелеге инициативасы белән оештырылган ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Шушы көннәрдә ул Шәйхетдинов урамы, 2, Радужная урамы 1,3 йортлар ишегалдында узды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Бу көнне квартал Сабан туе мәйданын хәтерләтте. Кварталда энә төртер урын да булмады дисәк, һич тә арттыру булмас. Сабан туеннан кай җире ким: борыннарны кытыклап шашлык та пеште, чәй өстәле дә гөрләде. Бала-чага «татлы вата»га чиратка тезелде, ясап кына өлгер! Күңелле музыка авазлары, милли киемле сәхнә осталары, шатлыгын кая куярга белми чыр-чу килеп йөгерешкән бала-чага өйдәгеләрне дә тартып чыгарды.
Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров бәйрәмне ачып, изге теләкләрен җиткерде, азнакайлыларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда башкарылган һәм алда торган бурычлар белән таныштырып үтте.
- Тырыш һәм хезмәт сөючән Азнакай халкы моңа лаек, - диде ул.
Аның теләкләренә «Жилсервис» ТСЖ җитәкчесе Әнәс Кариев, «Журавли» УК директоры вазифаларын башкаручы Валентина Җиһангирова кушылды һәм кварталны чиста, төзек тотуда үзләреннән зур өлеш керткән яшәүчеләргә, ширкәт хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында Шәйхетдинов урамы 2 йорттагы подъезд өлкәне, ишек алды җыештыручы Венера Гарипова, җыештыручы Фәния Вәлиева һәм Айрат Кәримов, чәчәкләр утыртып ишек алдын ямьләүче Әминә Вәлиуллина; Радужная урамы йортларыннан подъезд өлкәне Зилә Абдуллина, Гадел исемле малай һәм аның әнисе Гүзәл бар иде.
Бәйрәм башланганын көтеп тә тормаганнар: кая карама спорт уеннары җәелгән. Футбол тубы тибәр өчен дә, волейбол һәм башка спорт уеннары уйнау өчен дә мәйдан иркен монда. Рәхәтләнеп уйна!
Биредә яшәүчеләр арасында иң матур чәчкә үстерүче, иң тәмле ризык пешерүче, кул осталары, рәсем ясаучылар кем икән? Бәйгеләрдә җиңүчеләрне билгеләү өчен жюри әгъзаларына шактый тир түгәргә туры килде.
Мондый җыеннарга, мәгълүм булганча район, шәһәр, хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре дә килеп, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирәләр. Әллә чынлап та шикаять-борчулар булмады, әллә инде бәйрәм ямен җибәрәселәре килмәде, сораулар бирүче булмады. Киресенчә, яшәүчеләр рәхмәтләрен әйтеп калырга ашыктылар:
- Күңелем тулып китте: ничә еллар яшәп мондый тигез юллар, матур уен җиһазлары белән балалар мәйданчыгы күргән юк иде әле, - диде Индия апа. - Тавышлы светофорлар булгач, хәзер юлларны аркылы чыкканда да курыкмыйбыз. Түбәләрне яптылар. Иң куанычлысы: оныкларыбыз өчен мәктәп, балалар бакчасы белән зур комплекс төзәячәкләр, ТСЖлар эшләп тора. Сөенеп яшибез, рәхмәттән башка бер сүзебез дә юк.
Бәйрәмнең башыннан азагына кадәр районыбыз сәнгать осталары зур концерт куйды. Музыка авазы төнгә кадәр яңгырап торды, уен-көлке кояш баеганчыга кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Сөенеп яшибез»