Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сайлауларны 124 камерадан күзәтүдә тотачаклар

-Район авылларында һәм Актүбә бистәсендә 42 сайлау участогы оештырылды, аларның барысы да видеокамералар белән җиһазландырылды, - ди Лилия Мөгамбәр кызы. Cайлау участокларында видеокамералар урнаштыру Россиядә сайлауларны оештыруда яңалык булып тора. Ил буенча, шулай итеп, 90 мең бина җиһазландырылачак. Районыбыз авылларында сайлаулар барышын видеокүзәтүнең ничек оештырылуы хакында без район территориаль сайлау...

-Район авылларында һәм Актүбә бистәсендә 42 сайлау участогы оештырылды, аларның барысы да видеокамералар белән җиһазландырылды, - ди Лилия Мөгамбәр кызы.

Cайлау участокларында видеокамералар урнаштыру Россиядә сайлауларны оештыруда яңалык булып тора. Ил буенча, шулай итеп, 90 мең бина җиһазландырылачак. Районыбыз авылларында сайлаулар барышын видеокүзәтүнең ничек оештырылуы хакында без район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Лилия Әхмәдишинадан кызыксындык.

Һәр тавыш бирү урынына ике веб-камера туры килә, алар сурәтләрне Интернеттан тапшырачак. Шуңа күрә теләсә-кайсы гражданин Россиянең 90 мең сайлау участогында сайлауларның барышы белән таныша алачак. Безнең шәһәрдә һәм районда барлыгы 124 "күз" күзәтәчәк: 84 - авылларда, 40 - шәһәрдә.

- Күзәтү өчен бер видеокамера бюллетеньнәр бирелә торган урынга, икенчесе сайлау әрҗәсенә таба юнәлтеләчәк, - дип аңлатты территориаль сайлау комиссиясе рәисе. -Тавыш бирү тәмамлангач, нәкъ бюллетеньнәр өчен әрҗә торган урында өстәлләр куелачак һәм тавышлар саналачак.

Территориаль сайлау комиссиясенең видеокүзәтүгә кагылышлы оештыру эше үтәлгән. Сайлау участоклары урнашкан биналар хуҗалары видеокүзәтү өчен объектларның урнашу схемасын килешү өчен территориаль сайлау комиссияләренә тапшырганнар. Барлык килешенгән схемалар проектның техник өлеше өчен җаваплы компаниягә - "Таттелеком" ААҖнең Әлмәт филиалына караган Азнакай район электр элемтә бүлегенә тапшырылган.

-Безгә веб-камераларны билгеле техник таләпләргә туры килерлек урыннарга урнаштыруны расларга кирәк иде, - дип дәвам итте Л.Әхмәдишина. - Без бу эшне бик анык һәм тиз башкарып чыктык дип әйтә алам. Февраль урталарында видеокүзәтү җиһазлары сайлау участокларына урнаштырылып бетте. Бу - техник өлеш, эш күләме гаять зур иде. Видеокамералар системаның эшен тәэмин итүче махсус җиһаз белән комплектта бара. Ягъни барлык системаның эшкә сәләтен тикшерү өчен вакыт аралыгы калдырылды. Участок сайлау комиссияләрендәге барлык мәгълүмати системаларга тест үткәрелде. 26 февральдә Бөтенроссия күләмендә ялганып, онлайн режимында эшләп карадык. Участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм камералар эше өчен җаваплы затлар белән гамәли өйрәнүләр уздырылды. Системаның функцияләре күптөрле, һәм ул 4 мартта сайлаулар узганнан соң да эшләргә тиеш.

Сайлаучылар 3 мартка кадәр порталда теркәлә һәм сайлауларны күзәтә ала.

Хөрмәтле азнакайлылар! Сезне 4 мартта сайлау участокларына гражданлык бурычыгызны үтәргә чакырабыз, чөнки илнең киләчәк икътисади һәм сәяси үсеше шушы сайлау нәтиҗәләренә бәйле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев