Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сата белеп сатмасаң

Закон буенча тыелса да, кызганычка каршы, алкоголь һәм тәмәкене балигъ булмаганнарга сату очраклары белән еш очрашырга туры килә. Җинаятьләрнең күпчелеге нәкъ менә әлеге төр продукцияне сату урыннарында кылынуын да онытмаска кирәк. Бу юнәлештә балигъ булмаганнарның хокукларын тәэмин итү һәм яклау максатларында шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе, беренче класслы юрист И.Сәитов гамәлдәге...

Закон буенча тыелса да, кызганычка каршы, алкоголь һәм тәмәкене балигъ булмаганнарга сату очраклары белән еш очрашырга туры килә. Җинаятьләрнең күпчелеге нәкъ менә әлеге төр продукцияне сату урыннарында кылынуын да онытмаска кирәк. Бу юнәлештә балигъ булмаганнарның хокукларын тәэмин итү һәм яклау максатларында шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе, беренче класслы юрист И.Сәитов гамәлдәге законның кайбер нормаларына аңлатма бирә.
- Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән законнарның үтәлешен тикшерү прокуратура эшчәнлегенең үзәгендә. Әмма әлеге проблеманы ул ялгызы гына хәл итәргә тиеш түгел.
1995 елның 22 ноябрендә чыккан 171 нче Федераль закон алкоголь продукциясен ваклап сатуга һәм куллануга катгый таләпләр куя. Төп һәм нигезле таләпләрнең берсе - балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сатуны тыю. Башка категория гражданнарга алкоголь продукциясен сату хокукы бары оешмалар, ягъни юридик затларга бирелгән. Сыра һәм сыра эчемлекләре белән шулай ук шәхси эшмәкәрләр дә сату итә ала. Федераль закон нигезендә алкоголь продукциясе сату урыннары чикләнгән. Шәхсән алганда, аны балалар, мәгариф, медицина оешмаларында, спорт объектларында, аларга якын территорияләрдә сатарга рөхсәт ителми. Шулай итеп, әгәр дә сезнең кибетегез өлкәннәр өстәмә белем ала, укучылар өчен дәрестән тыш өстәмә белем бирелә, укучылар өчен дәрестән тыш занятиеләр үткәрелә торган биналарга якын территориядә урнашкан икән, сез кибетегездә алкогольле эчемлекләр сатарга тиеш түгел.
Моннан тыш, мәдәният учреждениеләрендә, барлык төр җәмәгатьчелек транспортларында, тукталышларда, автозаправка станцияләрендә, күпләп һәм ваклап сату базарларында, вокзалларда, гражданнар күпләп җыела торган башка җирләрдә һәм аеруча куркыныч чыганагы булган урыннарда да алкогольле эчемлекләрне ваклап сату тыела. Бу чикләү әлеге объектларга якын территорияләргә һәм станционар булмаган сәүдә объектларына да кагыла.
Сатып алучының балигъ яшьтә икәнлегендә шик туган очракта сатучы шәхесне һәм яшьне раслаучы документ сорарга хокуклы.
Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе саткан өчен җаваплы затларга 20 000 сумга кадәр, юридик затларга 100 000 сумга кадәр штраф каралган. Законны берничә тапкыр бозу РФ Җинаять кодексының 151 нче маддәсе буенча җинаятъ эше кузгатуга нигез булып тора. Аның буенча гаепле затлар штрафтан тыш 1 ел төзәтү эшләренә тартыла һәм аларга 3 елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела.
Алкоголь продукциясен сату тыелмаган урыннарда вакытлыча чикләүләр кертелде. Федераль закон нигезендә җирле вакыт белән 23 сәгатьтән алып 8 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясен сатарга ярамый, бары тик җәмәгатьчелек туклануы хезмәтләрен башкарганда гына рөхсәт ителә. Моннан тыш, РФ субъектларының дәүләт власте органнары өстәмә үз чикләүләрен кертә ала. Татарстанда нәкъ менә әлеге нормага таянып, алкоголь продукциясе сату 22.00 сәгатьтән алып 10.00 сәгатькә кадәр тыелды.
Законның әлеге таләпләре бозылган очракта шәһәр прокуратурасы тиешле чаралар күрәчәк. Шулай ук закон бозу фактлары алкоголь продукциясе белән сату итү хокукына лицензияне дә юкка чыгарырга нигез булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сата белеп сатмасаң