Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салым бурычлары исәптән чыгарыла

Гражданнарның 2009 елның 1 гыйнварына булган салым, пеня һәм штрафлары түләнми. 2012 елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясе Салым кодексының икенче частенә, "Россия Федерациясе судьялар статусы турында" Россия Федерациясе Законының 15 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларының аерым карарларының көчен югалтуы турында" 330 нчы Федераль Закон гамәлгә...

Гражданнарның 2009 елның 1 гыйнварына булган салым, пеня һәм штрафлары түләнми.

2012 елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясе Салым кодексының икенче частенә, "Россия Федерациясе судьялар статусы турында" Россия Федерациясе Законының 15 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларының аерым карарларының көчен югалтуы турында" 330 нчы Федераль Закон гамәлгә керде. Бу закон нигезендә физик затларның 2009 елның 1 гыйнварына кадәр түләнми калган салым, җыемнары, пеня һәм штрафлары түләтелми. Әлеге суммалар салым органы карары нигезендә гамәлдән чыгарыла. Биредә салым, җыем, пеня, штраф һәм недоимканы түләтү турында судка гариза бирү вакыты чыгу, билгеләнгән вакыт узу сәбәпле, салым органнарының аларны түләттерү мөмкинлеген югалтуы турында сүз бара.

Ләкин әлеге кагыйдәләр эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм шәхси практика белән шөгыльләнүчеләргә кагылмый.

И. Сәитов, ТР Азнакай прокуроры өлкән ярдәмчесе икенче класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев