Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Сагындырды мондый бәйрәмнәр»

Бәйрәм белән котларга әкият геройлары да килгән хәтта Узган җомгада Түбән Стәрле авылы мәдәният йорты каршында иртәдән үк күңелле кайнашу башланды: учак ягылды, казан асылды, чатырлар корылды. Бераздан тирә-юньгә тәмле ботка, шашлык исе таралды. Авыл урамнары буйлап күңелләрне җилкендереп татар халкының милли моңнары агылды. Авылдашларның йөзләрендә шатлык балкый. Һәркем бер-берсенең...

Бәйрәм белән котларга әкият геройлары да килгән хәтта

Узган җомгада Түбән Стәрле авылы мәдәният йорты каршында иртәдән үк күңелле кайнашу башланды: учак ягылды, казан асылды, чатырлар корылды. Бераздан тирә-юньгә тәмле ботка, шашлык исе таралды. Авыл урамнары буйлап күңелләрне җилкендереп татар халкының милли моңнары агылды.

Авылдашларның йөзләрендә шатлык балкый. Һәркем бер-берсенең исәнлеген сорашып, бәйрәм белән котлый, матур теләкләр әйтә. Бала-чага әкият геройлары белән исәнләшеп, чырык-чырык көлә.

- Мондый күңелле бәйрәмнәрнең күптәннән булганы юк иде. Тансыклаткан, бигрәк күңелле, - дип шатлыгын уртаклашты 3 дистә елга якын сыер савучы булып эшләгән Рәзимә апа Мөшәрәпова.

Күпчелек пенсионерлардан торган авыл халкы район үзәгеннән килгән салым, халыкны социаль яклау үзәге, пенсия Фонды белгечләренә үзләрен борчыган сорауларны биреп, тулы консультация алды.

- Зурысына ни кирәк булса, кечесенә шул кирәк, - диде үзенең котлау сүзендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин алга таба авыл халкының тормыш-көнкүреш шартын яхшыртуга зур игътибар биреләчәген әйтеп, авылдашларны сөендерде. Җитәкченең интернет, телевидение турындагы хәбәрләрен авылдашлар алкышлар белән кабул итте. Тәбрикләүләргә авыл башлыгы Дамир Төхбәтуллин да кушылды. Ул авыл җирлегендә башкарылган эшләргә кыскача йомгак ясап узды һәм алда торган бурычларга тукталды. Марсель Зөфәр улы авыл, хуҗалык тормышына зур өлеш керткән, фидакарь хезмәткәрләр: Фәрит Кадыйров, Марсель Газизов, Илгизә Гайнуллина, Катифә Исламова, Рәзимә Мөшәрәпова, Мөнәвир Рәхмәтуллин, Мөсәвир Хәйруллинга истәлек бүләкләрен тапшыруы бәйрәмнең иң тантаналы мизгелләре булды.

«Юлдаш» агитбригадасы һәм авыл җирлегенең үзешчән сәнгать осталары катнашындагы концерт программасы ямь өстәде. Авылдашлар соңыннан учакта пешкән карга боткасы, шашлык, татар милли ризыклары, чәй белән сыйландылар. Биредә исә «Стәрле» ҖЧҖ, «Сәлахова», «Сәгадәтов» шәхси предприятиеләре зур активлык күрсәтте.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев