Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә “Зебрага ау” бара

Җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы белән бәйле вакыйгалар ил күләмендәге иң җитди мәсьәләләрнең берсе булып кала. Быелның 9 аенда гына да автомобиль белән бәрдерү нәтиҗәсендә 5,5 мең кеше һәлак булды, 42 меңгә якыны төрле җәрәхәтләр алды. Һәлакәтләрнең дүрттән бере җәяүлеләр сукмагында, шул исәптән 12 проценты светофор яки инспектор тарафыннан көйләнә торган урыннарда булды....

Җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы белән бәйле вакыйгалар ил күләмендәге иң җитди мәсьәләләрнең берсе булып кала.

Быелның 9 аенда гына да автомобиль белән бәрдерү нәтиҗәсендә 5,5 мең кеше һәлак булды, 42 меңгә якыны төрле җәрәхәтләр алды. Һәлакәтләрнең дүрттән бере җәяүлеләр сукмагында, шул исәптән 12 проценты светофор яки инспектор тарафыннан көйләнә торган урыннарда булды. Җәяүлеләрне таптатуның 28 проценты урам-юл челтәре кимчелекләре аркасында килеп чыкты. Шуңа да юл-транспорт фаҗигаләренә китерүче шартларны һәм сәбәпләрне киметү буенча эшне активлаштырырга кирәк.

Хәзерге вакытта Россия ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе, җәмәгатьчелек оешмалары белән берлектә, "Бөтенроссия җәяүлеләр рейды. Зебрага ау" акциясе үткәрә. Аның максаты - җәяүлеләр сукмагы торышындагы җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү. Акция барышында табылган кимчелекләр турында гражданнар, җәмәгать оешмалары һәм гаммәви мәгълүмат чараларынан кергән хәбәрләргә аеруча игътибар биреләчәк. Җәяүлеләр сукмагын тиешле тәртиптә тотмаучы һәм аннан дөрес файдаланмаучы гаепле затларга карата кичектергесез административ чара күреләчәк. Акция барышында ачыкланган җитешсезлекләр кыска вакыт эчендә төзәтеләчәк.

Әйткәнебезчә, җәяүлеләр сукмагын тикшерүдә аерым гражданнар да, җәмәгатьчелек оешмалары да катнаша ала. Ачыкланган кимчелекләр турындагы фотоматериалларны, шулай ук юл куркынычсызлыгын яхшырту турындагы тәкъдимнәрне, "Охота на зебру" исеме белән, www.rpolice.ru сайтына урнаштырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев