Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Россиядә эш” порталының өстенлекләре

Сайтта төрле яшьтәгеләргә, төрле категория гражданнарга туры килгән илнең барлык эш бирүчеләренең вакансияләре хакында мәгълүмат бар.

«Россиядә эш» порталы – дәүләт ярдәмендә эш табуда илдәге бердәнбер сайт, аңа www.trudvsem.ru адресы буенча керергә була.

Ул илнең барлык төбәкләрендәге вакантлы эш урыннары турында  гомумроссия базасына керү мөмкинлеге бирә. Сайтта төрле яшьтәгеләргә, төрле категория гражданнарга туры килгән илнең барлык эш бирүчеләренең вакансияләре хакында мәгълүмат бар.

 Башка коммерцияле тәкъдимнәрдән аермалы буларак, порталда дәүләтнеке булмаган сайтларда бирелми торган мәшгульлек үзәгеннән алынган вакансияләр урын алган.  Портал уңайлы формада, төбәкләрнең социаль-икътисади күрсәткечләрен исәпкә алып, вакантлы эш урыннары эзләүне, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә инвестицион проектлар һәм төбәк программалары турында мәгълүмат алуны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Порталда гражданнарның социаль якланмаган төркемнәре һәм башка категорияләргә туры килә торган төбәк, хезмәт хакы, эш урыннары буенча вакансияләр эзләүне җайга салган гади һәм уңайлы эзләнү системасы гамәлгә ашырылган. Эзләү нәтиҗәләрен карау өчен эш эзләүче үзе өчен уңайлы форма сайлый ала: исемлек яки белгечлекләрне алфавит рәвешендә, шулай ук интерактив карта белән файдалана ала. Картада эш урынына якын-тирә мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре һәм башка тормыш өчен мөһим объектлар чагылдырыла.

Резюмелар булдыру, вакансия белән кызыксынуны күрсәтү, эш бирүчедән чакыру алу өчен порталда теркәлергә, яки дәүләт хезмәтләре порталы өчен паролең белән файдаланырга кирәк. Шәхси кабинетта эш эзләүче берьюлы берничә резюме булдыра һәм аларны тулыландыра ала. Модернизация узганнан соң резюмены эш бирүче карый ала. Ә порталның махсус көйләнүләре ярдәмендә гражданин резюме белән кайсы эш бирүче кызыксынуын һәм аны әңгәмәгә чакыруын күреп тора.

“Россиядә эш” порталы эш бирүче өчен бушлай квалификацияле белгечләр табуда уңайлы ресурс булып тора. Җайлы конструктор вакансияләрне тиз һәм җиңел генә тутыру, аларга кайтавазларны күзәтү, статусларын һәм гражданнарга ачык булуын күреп тору, шулай ук эш эзләүчеләрне онлайн режимында әңгәмәгә чакыру мөмкинлеген бирә.

 Шул рәвешле, “Россиядә эш” порталында эш эзләүчегә дә, эш бирүчегә дә дөрес карар кабул итү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев