Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Россиядә эш» порталы турында

Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге гражданнарга һәм эш бирүчеләргә «Работа в России» дәүләт порталы эшләве һәм аның Интернет челтәрендәге адресы https://trudvsem.ru. турында хәбәр итә.

Портал гражданнарга эш, ә эш бирүчеләргә – хезмәткәрләр табарга ярдәм итү өчен булдырылган. Портал эш эзләү һәм сайлау буенча эшләүче күп кенә коммерция сайтлары кебек үк эшли.

«Работа в России» порталының барлык хезмәтләре бушлай!

Эш эзләү өчен порталда теркәлү мәҗбүри түгел, моның өчен сезгә иң уңайлы эзләү ысулы сайлау да җитә:

- сезгә кирәкле һөнәр исеме буенча (аны порталның төп битендәге эзләү юлында күрсәтеп);

- эзләү критерийлары буенча (хезмәт хакының күләме, төбәкләр буенча, мәшгульлекнең тибы, эш графигы һәм башкалар).

Эзләү нәтиҗәләрен сезгә вакансияләр исемлеге рәвешендә һәм картада күрергә мөмкин булачак.

Эш бирүчеләр өчен өстенлекләр:

- эш эзләүчеләрне резюмелар буенча сайлау;

- резюмеларга бәяләмә җибәрү;

- базада яңа резюмелар барлыкка килү турында хәбәрләргә язылу;

- вакансияләр урнаштыру, саклау һәм үзгәртүләр кертү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев