Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәркемнең үз соравы

Депутат кабул итте Узган атнада "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә "Бердәм Россия" партиясе рәисе В.В.Путинның Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов халыкны кабул итү үткәрделәр. Гражданнар мөрәҗәгать иткән проблемалар нигездә...

Депутат кабул итте

Узган атнада "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә "Бердәм Россия" партиясе рәисе В.В.Путинның Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов халыкны кабул итү үткәрделәр.

Гражданнар мөрәҗәгать иткән проблемалар нигездә ветераннарга яшәү шартлары тудыру мәсьәләләре белән бәйле иде. Пенсионер Әсгать Садриев шәһәрдәге ветераннарның ялын оештыруда тәкъдимнәре белән уртаклашты. Ул күпкатлы йортлар ишек алларына утыргычлар, өстәлләр урнаштырырга, ял почмаклары булдырырга тәкъдим итте, барлык ветераннар исеменнән шахмат, бильярд һ.б белән шөгыльләнү өчен аерым бина бирүне сорады. Баксаң, әлегә кадәр ветераннар өчен бирелгән клуб тар, анда нибары 30-35 кеше сыешлы икән. Җитмәсә, техник куркынычсызлык ягыннан да эксплуатацияләүгә яраксыз (җилләтү мөмкин түгел). Әсгать Садриев ял урыны өчен 7 нче мәктәпнең столярка бинасын бирүләрен сорый. Василий Логинов пенсионерның әлеге тәкъдимен хуплады һәм ветераннарның үтенечен башкарырга вәгъдә итте. Депутат азнакайлыларны социаль активлык күрсәтергә, районда теге яки бу проектларны тормышка ашыруда өстәмә финанслау мөмкинлеге биргән республика грантларында катнашырга чакырды. Василий Платонович районның оешма-предприятиеләренең дә ветераннар проблемаларына битараф калырга тиеш түгеллеген белдерде.

Актүбәдән Марат Шәфиев ветераннарны бүләкләү мәсьәләсендә шикаятен җиткерде. Василий Логинов аның соравын төбәк дәрәҗәсендә хәл итәргә тырышачагын әйтте.

Оксана Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев