Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ремонтка таләп катгый

Район башлыгы җитәкчелегендәге коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышын алып баручы район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов комиссия составындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Торак йортларга капиталь ремонт үтәлеше комиссиянең һәрдаим игътибар үзәгендә. Чираттагы утырышта ремонт эшләренә контроль хакында районның капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Әнфәс Мотыйгуллинның информациясе тыңланды. Быел 24 торак йортка 76 млн....

Район башлыгы җитәкчелегендәге коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышын алып баручы район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов комиссия составындагы үзгәрешләр белән таныштырды.

Торак йортларга капиталь ремонт үтәлеше комиссиянең һәрдаим игътибар үзәгендә. Чираттагы утырышта ремонт эшләренә контроль хакында районның капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Әнфәс Мотыйгуллинның информациясе тыңланды. Быел 24 торак йортка 76 млн. сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Киләсе елда да бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәк. Хәзер подрядчыларга таләпләр шактый катгыйланды. Аларны республиканың махсус комиссиясе закон таләпләре нигезендә сайлап ала. Дөрес, законны камилләштерү кирәклеге практикада күренде, кайбер намуссыз подрядчыларга юлыгулар, нәтиҗәдә ремонт эшләренең срогына, сыйфатына хилафлык килү очраклары булгалый. ТРның Төзелеш министрлыгы һәм торак инспекциясе тарафыннан 1 подрядчының кире кагылуы моңа ачык дәлил.

Утырышта район башкарма комитетының сатып алу буенча секторы мөдире Гайсә Уразгалиев муниципаль заказларны урнаштыруга анализ ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев