Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район буйлап атлый җиңү мае

Быел илебез 67 нче тапкыр Бөек Җиңүне билгеләп узды. 9 май иртәсендә Азнакай шәһәрендә традиция буенча һәммәсе Балалар иҗаты үзәге бинасы янына җыйналдылар. Анда транспарантлар һәм шарлар белән бизәлгән предприятие, уку биналары колонналары; байраклар белән - «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары; запастагы офицерлар, хәрби хәрәкәт ветераннары, көч структуралары һәм әлбәттә инде...

Быел илебез 67 нче тапкыр Бөек Җиңүне билгеләп узды. 9 май иртәсендә Азнакай шәһәрендә традиция буенча һәммәсе Балалар иҗаты үзәге бинасы янына җыйналдылар.

Анда транспарантлар һәм шарлар белән бизәлгән предприятие, уку биналары колонналары; байраклар белән - «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары; запастагы офицерлар, хәрби хәрәкәт ветераннары, көч структуралары һәм әлбәттә инде күкрәкләренә орден-медальләрен таккан бәйрәмнең төп геройлары - Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары. Музыка, чәчәкләр, йөзләрдә шатлыклы елмаю...

Күңелләр күтәренке булса да, йөрәкләрне әрнетә, күзләргә яшь китерә торган бәйрәм бу. Чөнки сугышның кара канаты кагылмаган бер генә булса да гаилә калдымы икән? Кемнеңдер әтисен, ирен, энесен, улын... югалткан сугыш шул ул.

Ветераннарны шулай ук урам буйлап тере коридор булып тезелгән укучылар колонналары сәламләде. Ә «Кара лалә» һәйкәле янында сугыш һәм кыр ветераннарын кыр кухнясы көтә иде. Анда алар бәйрәм маршы һәм сугыш чоры җырлары астында солдат боткасы һәм чәй белән сыйландылар.

Тантаналы митинг район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинның котлау сүзе белән башланып китте. Ул Бөек Җиңүнең никадәр корбаннар, кан, күз яшьләре бәрабәренә яулап алынуын искәртеп узды, һәлак булганнарның даны мәңгелек булуын ассызыклады. Илгә Җиңү алып кайткан сугыш ветераннары алдында баш иеп, көнне-төнгә ялгап фронтны икмәк белән тәэмин иткән тыл ветераннары, нәзек җилкәләрендә авыр ир-ат йөген күтәргән шул чоргы яшүсмерләргә олы рәхмәт хисләрен белдерде. Илне фашизмнан азат итүчеләрнең батырлыгын дәвам иткән әфган, чечен сугышларында катнашкан һәм бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы егетләребезне үрнәк итеп куйды. Тантаналы митингта ветераннарны башкала кунагы - ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Адел Вафин, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Әхмәдишин, Азнакай районы хәрби комиссары Рәдиф Камалеев тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде.

Әфган сугышында катнашучыларны орденнар белән бүләкләү мизгелләре ир-егетләребез белән горурлану хисләре уятты.

Яу кырында һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Мәңгелек ут яны веноклар һәм тере чәчәкләргә күмелде. Җир йөзендә һәрвакыт тынычлык булуын теләп, ап-аяз күк йөзендә тынычлык күгәрченнәре очты.

Менә Җиңү парады игълан ителде. Мәйданга бер-бер артлы сугыш чоры хәрби техникасы, запастагы офицерлар, әфган, чечен сугышы ветераннары, хәрбиләштерелгән хезмәтләрдә эшләүчеләр, мәктәп укучылары сафлары узды.

Сәнгать осталары концерты, ашханәләрнең тәмле ризыклары белән бәйрәм көне буена сузылды һәм кичен дә дәвам итте. Бәйрәм соңында Азнакайның төнге күгенә салют утлары сибелде.

Актүбәдә митинг мәктәп укучыларының строевой җыр смотр-конкурсында җиңүчеләр парадыннан башланды.

Митингта 80 гә якын Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны катнашты. Бөек Җиңү көне белән актүбәлеләрне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Наил Вәлиев, Азнакай шәһәре һәм районы хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, Россия Герое Ильяс Дауди тәбрикләде.

Фронтта һәлак булганнар хөрмәтенә залплар яңгырады, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Зәңгәр күккә тынычлык символы - ак күгәрченнәр очырдылар.

Бәйрәмне традиция буенча җиңел атлетика эстафетасы дәвам итте.

Сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары солдат боткасыннан авыз итте. "Сударушка" вокаль ансамбле, "Экпресс" һәм "Пять с плюсом" хореография коллективлары җыр-биюләрен бүләк итте.

Кичен Гагарин исемендәге Мәдәният йорты каршындагы мәйданда дискотека гөрләде. Ә 21 сәгать 45 минутта бистә халкы кулларына шәмнәр тотып, хәтер маршы ясады. "Катюша", "Смуглянка" кебек легендар җырлар яңгырады. Ә 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты атты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев