Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәр мөрәҗәгать контрольдә

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазифасына билгеләнгән Сөләйманова Гөлия Гасыйм кызы белән таныштырудан башлады. Җирлегебездә узган атнадагы оператив хәл торышы турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Руфәт Гайнетдиновның информациясе тыңланды. Атна...

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазифасына билгеләнгән Сөләйманова Гөлия Гасыйм кызы белән таныштырудан башлады.

Җирлегебездә узган атнадагы оператив хәл торышы турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Руфәт Гайнетдиновның информациясе тыңланды.

Атна дәвамында районда булган вакыйгалар хакында бәян иткән янгын сагы гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллин янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәү, һәлакәтләргә юл куймау максатындагы профилактик эшчәнлеккә дә басым ясады.

Халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча максатчан эш алып барыла. ЖКХ һәм төзекләндерү департаментының дәгъвалар кабул итү бүлегенә узган ел дәвамында халыктан 371 мөрәҗәгать кергән, аларны хәл итү чаралары күрелгән, ә инде озак вакыт таләп ителгәннәре контрольгә алынган. 24 күпфатирлы йортка 76516635 сумлык капиталь ремонт үткәрелгән. Бу эш быел да дәвам итәчәк. 22 торак йортка барысы 87384884 сумлык капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла. 164 йорт исәп приборлары белән җиһазландырылган. Алар электр энергиясен, су һәм җылылык чыгымнарын экономияләү мөмкинлеге бирә. Бу өлкәдә узган елгы нәтиҗәләр хакында ЖКХ һәм төзекләндерү департаменты директоры Марат Авзаловның отчеты тыңланды.

Гыйнвар аенда спортчыларыбыз ирешкән уңышлар һәм алдагы атнага планлаштырылган чаралар белән районның Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Данис Мусин таныштырды.

Атналык утырышта районның башка иҗтимагый, икътисади мәсьәләләре турында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев