Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Прокуратура хәбәр итә

Санитар-эпидемиология иминлеге сакланмаган Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы "Актүбә психоневрология диспансеры" (алга таба "Актүбә ПНД") дәүләт сәламәтлек саклау автоном учреждениесе эшчәнлегендә халыкның санитар-эпидемиология закончалыкларының үтәлешен тикшерү уздырылды. "Халыкның санитар-эпидемиология иминлеге турында" 1999 ел 30 март Федераль законының 23,24 статьясы нигезендә җәмәгатьчелек биналары, корылмалары, җиһазлар һәм транспортта санитар-эпидемиологик профилактик чаралар...

Санитар-эпидемиология иминлеге сакланмаган

Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы "Актүбә психоневрология диспансеры" (алга таба "Актүбә ПНД") дәүләт сәламәтлек саклау автоном учреждениесе эшчәнлегендә халыкның санитар-эпидемиология закончалыкларының үтәлешен тикшерү уздырылды.

"Халыкның санитар-эпидемиология иминлеге турында" 1999 ел 30 март Федераль законының 23,24 статьясы нигезендә җәмәгатьчелек биналары, корылмалары, җиһазлар һәм транспортта санитар-эпидемиологик профилактик чаралар уздырылу, кеше өчен куркынычсыз шартлар тудыру зарур. Шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар санитар кагыйдәләр үтәлмәгән очракта үз эшчәнлекләрен туктатырга тиеш. Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибының 2010 ел 18 май карары нигезендә медицина эшчәнлеге алып барган оешмаларга карата санитар-эпидемиологик таләпләр расланган. Бу кагыйдәләр медицина эшчәнлеге белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затларга да кагыла. Проектлаштыру, төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт эшләре, сәламәтлек саклау объектларын эксплуатацияләү шул кагыйдәләр нигезендә башкарыла.

Әлеге кагыйдәнең 5. 4 пункты нигезендә дәвалау-профилактика оешмаларында кайнар су челтәре сафтан чыкса, яки профилактик ремонт эшләре барса, ул өстәмә рәвештә резерв кайнар су белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Мондый учреждениеләрдә бу максатта нигездә су җылыту җайланмалары куела. Тикшерү барышында Актүбә психоневрологик диспансерында мондый очраклар өчен су җылыту җайланмалары куелмавы ачыкланды. Димәк, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген саклау буенча гамәлдәге федераль закончалык таләпләре бозылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура "Актүбә ПНД" га су җылыту җиһазлары куюны йөкләү турында судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Прокуратура хәбәр итә