Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Полиция хисап тота

Шәхси состав өйрәнүләр вакытында Узган атнада Азнакай районы эчке эшләр бүлегенең еллык оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау һәм алдагы чорга чаралар билгеләү буенча киңәйтелгән киңәшмәсе булды. Узган ел бүлек хезмәткәрләре өчен киеренке, борылыш һәм сынау елы булды. Эчке эшләр органнарында узган реформа, бүлекнең яңа оештыру-штат структурасын формалаштыру, җитәкчелек алышыну - болар...

Шәхси состав өйрәнүләр вакытында

Узган атнада Азнакай районы эчке эшләр бүлегенең еллык оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау һәм алдагы чорга чаралар билгеләү буенча киңәйтелгән киңәшмәсе булды.

Узган ел бүлек хезмәткәрләре өчен киеренке, борылыш һәм сынау елы булды. Эчке эшләр органнарында узган реформа, бүлекнең яңа оештыру-штат структурасын формалаштыру, җитәкчелек алышыну - болар оператив-хезмәт эшчәнлегенә йогынты ясамый калмаган. Докладчы - бүлек начальнигы урынбасары Руфәт Гайнетдинов чыгышыннан күренгәнчә, үзгәрешләр файдага гына киткән: җинаятьчелек сизелерлек кимегән, криминал белән көрәшнең төп юнәлешләрендә шактый эш эшләнгән. Республиканың беренче категориядәге эчке эшләр органнары арасында Азнакай бүлеге өченче урында тора.

Ел йомгаклары буенча теркәлгән җинаятьләр саны 646 дан 556 га (13,9 проц.), шул исәптән авыр һәм аеруча авырлары 14,5 процентка кимегән. Урлашу очраклары 33 тән 12 гә, талау - 7 дән 1 гә, куркытып талау - 9 дан 6 га, автотранспорт чараларын куу 18 дән 13 кә калган.

Авылларда иң күп җинаятьләр Сәпәй (15), Кәкре Елга, Тымытык (11 әр), Әгерҗе (8) Туйкә һәм Мәлбагыш (7 шәр) җирлекләрендә кылынган. Әлкәй, Югары Стәрле, Чубар Абдул авыл җирлекләрендә 11 айда бер генә хокук бозу очрагы да булмаган. Җинаятьләрнең күбесе авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлек урлау (37 очракның 17 се) белән бәйле.

Анализлар күрсәткәнчә, шәхескә каршы җинаятьләр күбесенчә элек тә хөкем ителгән затларга карый. Әйтик, 6 кеше үтерүнең бишесе, сәламәтлеккә авыр зыян китерүнең 15 тән җидесе, 3 көчләү очрагының өчесе дә шундыйлар тарафыннан башкарылган.

Хисап елында оешкан җинаятьчелеккә каршы да максатчан чаралар күрелгән. Андый төркем тарафыннан эшләнгән 14 җинаять эше судка җибәрелгән, 16 кеше җаваплылыкка тартылган.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата административ җаваплылыкның көчәйтелүе, фото һәм видеотеркәү системасын куллану район юлларында йөрүчеләргә тиешле йогынты ясамый, күрәсең. Узган ел юл-транспорт вакыйгаларының артуы күзәтелде. Аварияләрдә 14 кеше үлде, 6 бала каза күрде.

- Җәмгыять бүген полиция хезмәткәрләре алдына зур таләпләр куя. Шуңа да үзебезнең эшчәнлекне аңлаешлы һәм халык тарафыннан якланырлык итеп алып барырга, Россия полицейские исеменә тап төшерүчеләрдән котылырга тиешбез, - диде Руфәт Гайнетдинов.Доклад буенча фикер алышуларда төп служба һәм подразделение җитәкчеләре хисабы тыңланды.

Шәхси составның киңәйтелгән утырышында Азнакай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, ТР ЭЭМның эш башкару һәм режим идарәсе начальнигы Ленар Гомәров, эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, ФСБ бүлекчәсе җитәкчесе Илгиз Хәкимов, Азнакай шәһәр суды рәисе Мөсфирә Әбдрәшитова, шәһәр прокуроры урынбасары Марат Гарипов катнашты һәм үзләренең чыгышларында җитешсезлекләрне бетерү, эчке эшләр бүлеге эшен алга таба яхшырту буенча фикер-киңәшләрен бирде.

Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлегенең матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев