Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пиротехник әйберләр саклык сорый

Яңа ел бәйрәме алдыннан пиротехник товар белән сәүдә итү колач җәя. Мондый товар белән бары тик янгынга каршы таләпләргә туры килә торган сәүдә объектларында һәм тиешле лицензия булганда гына сату итәргә мөмкин. Сатып алучы витринадагы пиротехник әйберләрне кул белән тотып карарга тиеш түгел. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтә торган кибетләрдә әлеге товарны...

Яңа ел бәйрәме алдыннан пиротехник товар белән сәүдә итү колач җәя.
Мондый товар белән бары тик янгынга каршы таләпләргә туры килә торган сәүдә объектларында һәм тиешле лицензия булганда гына сату итәргә мөмкин.
Сатып алучы витринадагы пиротехник әйберләрне кул белән тотып карарга тиеш түгел. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтә торган кибетләрдә әлеге товарны махсус секцияләрдә сатучы-консультантлар сата. Пиротехник әйберләр сатыла торган секцияләр чыгу һәм эвакуацияләү юлларыннан кимендә 4 м ераклыкта урнашырга тиеш.
Пиротехник әйберләрне торак йортларда урнашкан сәүдә объектларында; ларек һәм киоскларда, шулай ук янкорма биналарда; сәүдә зонасындагы, базарлардагы лотокларда; вокзал биналарында, тимер юл станциясе платформаларында, җир асты юлларында, гомуми кулланыштагы транспортта; шартлау һәм янгын чыгу куркынычы булган объектлар территориясендә урнашкан сәүдә нокталарында сатарга; чардак, подвалларда, шулай ук кояш нурлары һәм кар-яңгыр төшә торган урыннарда сакларга ярамый.
Саклау, сату һәм куллану кагыйдәләре бозылган очракта гражданнарга - 1000-5000 сум; җаваплы затларга - 6000-50000 сум; юридик зат булмаган эшмәкәрләргә - 6000-50000 сум яки эшчәнлеген административ туктату; юридик затларга 150000-400000 сум штраф яки эшчәнлеген административ туктату каралган.
Федераль янгын күзәтчелеге гражданнарга пиротехник әйберләрне бары махсус кибетләрдән яки секцияләрдән сатып алырга; аларның сертификатларын һәм куллану буенча инструкциияләрен тикшерергә киңәш итә.
Инструкция рус телендә ачык итеп язылган, "ИГЪТИБАР!" дигән кисәтү сүзе булырга тиеш. Пиротехник әйберләрне инструкция белән танышмыйча кулланырга ярамый. Аларны балалардан саклагыз! Вакыты чыккан пиротехник әйерләрне кулланмагыз. Мондый төр товарны коры урында, җылыту җиһазларыннан ерак урында, һава температурасы 30 градустан артмаган бүлмәдә сакларга киңәш ителә.
Хөрмәтле азнакайлылар! Пиротехник әйберләр сатыла торган урыннар турында 7-19-19 телефоны аша хәбәр итә аласыз.
Р.ХӨсәинов, янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пиротехник әйберләр саклык сорый