Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Оясында ни күрсә...

Сишәмбе көнне район-шәһәр Мәдәният йортында Азнакай 2нче һәм 8 нче гомумбелем бирү мәктәпләре укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Җыелышныћ төп темасы балигъ булмаган балалар арасында хокук тәртибе бозуларны кисәтү һәм бу юнәлештә профилактика чараларына багышланганлыктан, анда шәһәр суды, прокуратура һәм эчке эшләр бүлеге белгечләре дә катнашты. Район башкарма комитеты каршындагы балигъ...

Сишәмбе көнне район-шәһәр Мәдәният йортында Азнакай 2нче һәм 8 нче гомумбелем бирү мәктәпләре укучыларының ата-аналар җыелышы узды.

Җыелышныћ төп темасы балигъ булмаган балалар арасында хокук тәртибе бозуларны кисәтү һәм бу юнәлештә профилактика чараларына багышланганлыктан, анда шәһәр суды, прокуратура һәм эчке эшләр бүлеге белгечләре дә катнашты.

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Альбина Темирбулатова үзенең кереш сүзендә кыскача гына комиссиядә каралучы эшләргә тукталды, әти-әниләрне балаларына күбрәк вакыт бирергә, аларның ни белән шөгыльләнүе, буш сәгатьләрен ни рәвешле үткәрүләре белән ешрак кызыксынырга чакырды.

- Чит балалар юк. Хокук тәртибе бозып, комиссиядә тикшерелгән үсмерләр шул ук үзебезнең: туганыбыз, күршебез, хезмәттәшебез яки танышыбызның балалары инде алар. Аларны начар гамәл кылганда күргәнбез икән, битараф кына үтеп китмик, тәртип бозуга юл куймыйк, вакытында кисәтик, аңлатыйк, - диде ул. -Комиссия утырышларында тагын шунсына игътибар ителә: әти-әниләр еш кына балалары белән дорфа, аларны куркыта, шуның белән үз-үзләренә бикләнергә мәҗбүр итәләр. Бу исә ике арадагы якынлыкны суыта, читләштерә, үсмерләр үзләрен "аңлаучы, яклаучы"ларны урамнан, читтә эзли башлый. Шул рәвешле, хокук тәртибе бозу, җинаятьләргә этәргеч туа...

Экрандагы слайдларда районда балигъ булмаганнар тарафыннан җинаять һәм хокук тәртибе бозуларга анализ, диаграммаларда бик тәфсилләп сурәтләнде. Бу хакта сөйләгән полициянең ПДН һәм участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Сәлимгәрәев, районда соңгы вакытта булган вакыйгалар мисалында, әти-әниләргә йөкләнгән җаваплылык турында искәртте. Әйтик, саклык чаралары күрү кирәклеген дәлилләгән мисалларның берсе - шәһәрдә берәүнең кечкенә балага карата җенси характердагы гамәле. Әле дә ярый аңа ике үсмернең пәйда булуы комачаулаган һәм кыз балага зыян сала алмый калган. Ул ата-аналарны сак булырга, балаларының кайда, кем белән булуын һәрдаим игътибарда тотарга өндәде. Аеруча ешаеп киткән телефон мошенниклары ятьмәсе хакында да әйтеп үтте.

Азнакай шәһәр суды судьясы Илнур Сабитов, прокурор ярдәмчесе Алий Куповның чыгышларын да залдагылар дикъкать белән тыңлады. Хокук сагындагылар үсмерләр кылган җинаять эшләрен карау тәртибе, закончалыкта аларга карата билгеләнгән җәза, хәзерге вакытта аеруча ешайган җинаятьләр, балалар тәрбияләүдә ата-аналарның закон белән билгеләнгән бурычлары һәм җаваплылыгы һ.б. хакында һәркем аңларлык итеп, җентекләп сөйләделәр. Быелныћ тугыз аенда районда 303 ата-ана РФ КоАПның 5.35 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә (балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен) административ җаваплылыкка тартылган. 14е ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән (23 бала язмышы!).

Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Эльвира Зарипова балалар һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, мәдәният идарәсе начальнигы Салават Миңнеханов мәдәният учреждениеләрендә, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Гөлназ Шәрифуллина яшьләр белән эшләүче һәм спорт учреждениеләрендә, 2 нче мәктәп директоры Гадилә Һадиуллина мәктәптә оештырылган түгәрәкләр һәм секцияләр (бу хакта буклетлар әзерләнеп, алар әти-әниләргә таратылды), аларга йөрүче укучылар, яшьләр ирешкән уңышлар турында сөйләделәр. 89 нчы профлицей директоры Виктор Дульский районыбызның егет-кызлары өчен ачылган эшче һөнәрләре бирүче кичке курслар хакында аңлатты.

Психолог Асия Хөсәенованың төпле киңәшләре, гыйбрәтле мисаллары әти-әниләр күңеленә сеңеп калгандыр диясе килә, чөнки ул сөйләгәннәрне китап-брошюралардан табып булмый, психологның күп еллар дәвамында тупланган бай тәҗрибәсе, практикада сыналган үз алымнары бар һәм очрашуда алар белән бик теләп уртаклашты. "Бары тик бәхетле гаиләдә генә бәхетле балалар үсә", -дип йомгаклады ул сүзен. Әйе, сәгать ярым барган җыелышта әти-әниләргә уйланырга, нәтиҗә ясарга зур этәргеч, мөмкинлек бирелде. Ата-аналарның, җәмәгатьчелекнең уртак бурычы-яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган мондый эчкерсез һәм эчтәлекле очрашулар районыбыз мәктәпләрендә дәвам итә.

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев