Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Онытылмый ул яра

Тугызынчы дистәсен түгәрәкләп килүче Зиннур ага Хәмидуллин сугыш чорларын ныклап хәтерләми инде. Хәер, аның күкрәгендә балкыган «Почет билгесе» ордены, «Жуков», «Хезмәт ветераны» һәм башка медальләре дә аның нинди данлы юл узганы турында сөйли. Ә менә сугышта алган яралар беркайчан да онытылмый, киресенчә еллар узган саен тагын да катырак, әрнебрәк сызлыйлар...

Тугызынчы дистәсен түгәрәкләп килүче Зиннур ага Хәмидуллин сугыш чорларын ныклап хәтерләми инде. Хәер, аның күкрәгендә балкыган «Почет билгесе» ордены, «Жуков», «Хезмәт ветераны» һәм башка медальләре дә аның нинди данлы юл узганы турында сөйли.

Ә менә сугышта алган яралар беркайчан да онытылмый, киресенчә еллар узган саен тагын да катырак, әрнебрәк сызлыйлар алар. 1945 елның февраль аенда сугыш утына кергәндә аңа нибары 18 яшь була. Яуның беренче көннәрендә үк каты яралана егет. Дошман пулясы аның уң як аягын гомерлеккә имгәтә. Бүгенге көндә Зиннур ага улы Әнвәр һәм килене Роза тәрбиясендә яши. 3 оныгы һәм 5 оныкчыгы орденлы бабалары өчен зур горурлык хисләре кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев