Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Олыны – олы, кечене кече итеп

М.Шәйдуллин кечкенәләргә бүләк тапшыра Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Яңа ел бусагага аяк басар алдыннан район ветераннар советы вәкилләрен һәм кечкенә азнакайлыларны - 14 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котлады. -Бүгенге матур тормышыбызга тырыш хезмәтегез белән сез нигез салдыгыз. Барчагызга сәламәтлек, иминлек телим. Алга таба да...


М.Шәйдуллин кечкенәләргә бүләк тапшыра

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Яңа ел бусагага аяк басар алдыннан район ветераннар советы вәкилләрен һәм кечкенә азнакайлыларны - 14 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котлады.

-Бүгенге матур тормышыбызга тырыш хезмәтегез белән сез нигез салдыгыз. Барчагызга сәламәтлек, иминлек телим. Алга таба да бергәләп уңышларга ирешербез дип ышанам, - дип Марсель Зөфәр улы өлкән буынга рәхмәтен белдерде.

Балалар бакчасында исә аны нәниләрнең шат авазы каршы алды.

-Сез - безнең дәвамчылар. Акыллы, тәүфыйклы булыгыз, беркайчан да авырмагыз, әти-әниләрегезнең, тәрбиячеләрегезнең өметләрен аклагыз, - диде ул бәйрәмчә киенгән малайлар һәм кызларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев