Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ОДНны түләргә туры киләчәк

Коммуналь хезмәтләргә түләү буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, Азнакай шәһәр прокуратурасы коммуналь ресурсларга түләү нормалары һәм гомумйорт исәп приборларын кую турында аңлатма бирә. Соңгы вакытта милекчеләрне гомумйорт чыгымнары (ОДНнар) өчен түләү мәсьәләсе борчый. Элек коммуналь хезмәтләр өчен түләү РФ Хөкүмәтенең 2006нчы елның 23 маенда чыккан "Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү...

Коммуналь хезмәтләргә түләү буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, Азнакай шәһәр прокуратурасы коммуналь ресурсларга түләү нормалары һәм гомумйорт исәп приборларын кую турында аңлатма бирә. Соңгы вакытта милекчеләрне гомумйорт чыгымнары (ОДНнар) өчен түләү мәсьәләсе борчый.
Элек коммуналь хезмәтләр өчен түләү РФ Хөкүмәтенең 2006нчы елның 23 маенда чыккан "Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында" гы 307 нче карары нигезендә башкарыла иде. Аның нигезендә фатирларында шәхси исәп приборлары булса, ОДН фатирда кулланган кайнар һәм салкын суга пропорциональ рәвештә исәпләнә иде. Гомумйорт исәп приборы белән җиһазланган күпфатирлы йортта шәхси исәп приборы куелмаган фатир булса, анда коммуналь хезмәтләр өчен түләү әлеге фатирда теркәлгән һәр кешегә норматив буенча исәпләнде.
2012 елның 1 сентябреннән РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда чыккан "Күпфатирлы йортларда милекчеләр һәм бинадан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында" (алга таба 354 нче карар) карары үз көченә керү сәбәпле, түләүдә үзгәрешләр бар.
Бүгенге көндә 354 нче карар нигезендә ОДН өчен түләү торак йортның гомуми мәйданыннан чыгып исәпләнә. Димәк, бүген ОДН күләме фатирларда күпме су тотуга, шәхси счетчикларга бәйле булмаячак.
Элек фатирларында шәхси счетчиклар булмаган гражданнар норматив буенча түлиләр иде, шуңа да алардан ОДН алынмады. Бу алар өчен шактый отышлы булды, чөнки фатирда бер, я бөтенләй беркем дә теркәлмәскә, ә берничә кеше яшәргә мөмкин. Хәзер исә ОДН өчен (коммуналь ресурслар өчен фатирда счетчиклар булу-булмауга бәйсез рәвештә) бөтен кеше дә түлиячәк. Практикадан күренгәнчә, яшь һәм урта яшьтәге гражданнар яшәгән йортларда ОДН өчен түләүләр күп. Кагыйдә буларак, нәкъ менә шушы фатирларда су кулланганда счетчикны "алдау" өчен төрле хәйләләргә баралар. Гомумйорт приборлары фатирларда счетчикларның ничек эшләвенә бәйсез рәвештә, коммуналь ресурсларны исәпкә ала. Шулай итеп, кемдер "урлашса" да, түләү фатир мәйданыннан чыгып һәркемгә дә пропорциональ рәвештә бүленәчәк. Мондый "алдау"лар күршеләрегезнең түләү күләмен арттырачак.
Прокуратурага исәп-хисап счетчикларын куюга каршы булган гражданнар да мөрәҗәгать итте. Бу уңайдан да берничә сүз әйтеп узасы килә. 2009 елның 23 ноябрендә "Энергияне саклау турында" РФ законы кабул ителде. Әлеге закончалыкның 13 маддәсе, 5 пункты нигезендә 2010 елның 1 гыйнварына кадәр торак милекчеләре үзләре яшәгән йортларны су, табигый газ, җылылык һәм электр энергиясен исәпләү приборлары белән тәэмин итәргә, аларны кулланышка кертергә тиешләр.
Шулай итеп, "Энергия саклау турында" ФЗның 13 нче маддәсе буенча күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә гомумйорт приборлары кую мәҗбүри. Әгәр дә йорт ТСЖга караса, прибор кую буенча торак бинасы милекчеләре җыелышы уздырылырга тиеш. Милекчеләр гомумйорт исәп приборлары куюга каршы икән, димәк алар гамәлдәге федераль закончалык таләпләрен бозалар дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ОДНны түләргә туры киләчәк