Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Очрашыйк әле, туганнар!

Тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, ыгы-зыгы белән кайчак туганнарыбыз белән очрашырга да вакыт таба алмыйбыз. Ә менә без август аенда бөтен туганнар белән Әгерҗе авылында кече кызы Рәсимә апа йортында яшәүче Сатира әби янына очрашуга җыелдык. Бер-беребез белән күрешеп, хәл-әхвәл белештек, фикерләребезне уртаклашып, әбиебезгә булган теләкләребезне җиткердек. Сатира әбиебезгә багышлап шигырьләр укыдык....

Тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, ыгы-зыгы белән кайчак туганнарыбыз белән очрашырга да вакыт таба алмыйбыз. Ә менә без август аенда бөтен туганнар белән Әгерҗе авылында кече кызы Рәсимә апа йортында яшәүче Сатира әби янына очрашуга җыелдык. Бер-беребез белән күрешеп, хәл-әхвәл белештек, фикерләребезне уртаклашып, әбиебезгә булган теләкләребезне җиткердек. Сатира әбиебезгә багышлап шигырьләр укыдык. Үзенчә кечкенә генә Сабан туе булды ул. Йөгердек, чүлмәк ваттык, уенчыклар да кистек, аркан тартыштык... Әсәй авылыннан килгән баянчы һәм җырчы Илмира Хәсәншина баянда татар халык җырларын җырлатып, җырлы-биюле уеннар уйнатты. Соңыннан тәмле, татлы ризыклар белән сыйланып, күчтәнәчләребезне сабыйларга да өләштек. Истәлеккә фотосурәткә төштек.
Нуркаева Сатира Фәхрулла кызы Сәпәй авылында гомер кичергән. 8 бала тәрбияләп үстергән. Өстәвенә ятим балаларга да җан җылысын биргән. 53 яшендә тол калуга карамастан, башын аска ими, балаларын ким-хур итми, кызларын кияүгә бирә, улларын зур туйлар ясап өйләндерә. Кайнанасын кадерләп тәрбияләп соңгы юлга озата. 83 яшен тутырып килүче Сатира әбиебезнең 19 оныгы, 19 оныкчыгы бар. Бу көнне онык, оныкчыкларын сөеп туя алмады ул. Без аның белән горурланабыз һәм сокланабыз, олы рәхмәтләребезне әйтеп аның алдында баш иябез.
Адәм баласы бер-берсе белән очрашмый, сөйләшми, бер-берсен күрмичә яши алмый. Ак яулыклы әбиләребезнең чишмәләргә төшеп дога укулары, җырлы-биюле өмәләребез, күрше-күлән белән капка төпләренә чыгып сөйләшеп утырулар, туганнар, дус-ишләрнең хәл-әхвәл белешүләре... берсе дә онытылмасын. Татар халкының матур гореф-гадәтләрен саклыйк!
Айгөл ХӨСНУЛЛИНА, Әгерҗе авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашыйк әле, туганнар!