Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һөнәр вакыт таләбенә туры килсен

Педагоглар һәм мастерлар зур киңәшмәдән алган фикерләре белән уртаклашалар 89 нчы һөнәр лицеенда коллективның соңгы икееллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау, алга планнар билгеләү буенча педагогларның киңәйтелгән киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, оешма, учреждение, предприятие вәкилләре катнашты. Лицейның ике елдагы укыту-җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләрен тирән...

Педагоглар һәм мастерлар зур киңәшмәдән алган фикерләре белән уртаклашалар

89 нчы һөнәр лицеенда коллективның соңгы икееллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау, алга планнар билгеләү буенча педагогларның киңәйтелгән киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, оешма, учреждение, предприятие вәкилләре катнашты.

Лицейның ике елдагы укыту-җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләрен тирән анализлауга корылган докладны аның директоры Виктор Дульский ясады.

Әле берничә ел элек кенә, һөнәр үзләштерергә килүчеләр саны азаю сәбәпле, лицейның алга таба яшәргә сәләтлелеге сорау астына куелган иде. Шуннан соң уку йортын саклап калу һәм алга таба үстерү буенча махсус программа эшләнгән, ул югары инстанцияләрдә яклау тапкан. Алар ярдәме, үзләренең укытучылар һәм җитештерүгә өйрәтү мастерларының һәрьяклы фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә генә проблема уңай якка хәл ителгән.

Биредә бүген көндезге бүлектә 367 укучы, кичке якта 134 кеше белгечлек ала. Лицейның заманча укыту кабинетлары һәм остаханәләре, җитештерү нигезләрен үзләштерү өчен кирәкле техника белән тәэмин ителгән өйрәнү полигоны, 311 гектар чәчүлек җире, норматив таләпләренә җавап бирүче 400 урынлы тулай торагы бар.

Сүз уңаеннан әйтергә кирәк: лицей базасы соңгы ике елда район җитәкчелеге ярдәмендә алынган, кулланылышта булган ике "КЕЙС" комбайны (берсе практикага өйрәтү дәресләрендә файдаланыла), "ПАЗ" автобусы, "Татнефть" компаниясе биргән, лаборатор-практик занятиеләрдә кулланылучы чылбырлы "Т-170" тракторы исәбенә беркадәр ныгытылган. Әмма, тулаем алганда, техника паркы заман таләпләренә туры килми. Киңәшмәдә район җитәкчелегенең катнашуыннан файдаланып, лицей директоры район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллиннан күрше Мөслим районында җитештерелә торган дискалы "Агромастер" чәчү агрегаты алуда ярдәм итүен сорады.

Директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зинфира Мифтахова хисап чорында башкарылган тәрбия эшләре, алда торган бурычлар турында тәфсилле чыгыш ясады. Махсус дисциплиналар укытучысы Резеда Закирова укучыларга практика узу өчен эш урыннары булмау проблемасы турында сөйләде.

Фикер алышуларда җыелышка чакырылган кунаклар - эчке эшләр бүлеге вәкиле Ленар Сәлимгәрәев, УТТ начальнигы урынбасары Илгиз Төхбәтуллин, УАДтан участок җитәкчесе Зөфәр Дәүләтшин, ПАТПның баш инженеры Фәйзелхак Җаббаров, мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Эльвира Зарипова катнашты һәм күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз фикерләрен белдерде.

Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә педагоглар коллективы алдында район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов чыгыш ясады. Төп игътибарны алар район авыл хуҗалыгында һәм җитештерү предприятиеләрендә бүген күпләп сорала һәм заман таләпләренә җавап бирә торган югары квалификацияле эшчеләр хәзерләү мөһимлегенә юнәлттеләр, лицейны саклап калу гына түгел, аның статусын күтәрү юлларына, максатка юнәлешле башка аспектларга тукталдылар, бу мәсьәләләрдә үзләренең эшлекле тәкъдимнәрен белдерделәр.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев