Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үткәне – горурланырлык, киләчәге – ышанычлы Азнакаемның!

Август ахырында Азнакайда шәһәребезнең 25 еллык юбилей тантанасын, Татарстан Республикасы, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен берләштергән олы бәйрәмне билгеләп үттек. Таңсылу САНИЕВА Әлеге мәртәбәле вакыйгалар уңаеннан бәйрәм чаралары шактый күп оештырылды. Шулай итеп, бу көнне олысы-кечесе, шәһәрдәшләребез һәм аның кунаклары рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Юбилейны үткәрүгә әзерлек күптәннән...

Август ахырында Азнакайда шәһәребезнең 25 еллык юбилей тантанасын, Татарстан Республикасы, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен берләштергән олы бәйрәмне билгеләп үттек.
Таңсылу САНИЕВА

Әлеге мәртәбәле вакыйгалар уңаеннан бәйрәм чаралары шактый күп оештырылды. Шулай итеп, бу көнне олысы-кечесе, шәһәрдәшләребез һәм аның кунаклары рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Юбилейны үткәрүгә әзерлек күптәннән һәм нигезле алып барылды, һәм тырышлык бушка китмәде: бәйрәм истә калырлык булды.
Балалар иҗаты үзәге каршындагы мәйданда иртәдән үк бәйрәм ярминкәсе башланды. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үстерелгән уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу гына түгел, халыкка уңышлы сатарга да кирәк шул. Биредә азнакайлылар үзләре өчен кирәкле продуктларны арадашчысыз, турыдан-туры җитештерүчедән, арзан бәягә сатып алды.
Берәүләр яшелчә, җиләк-җимеш тәкъдим итте. Иткә ихтыяҗ аеруча зур булды һәм, салкын яңгырга карамастан, аны озын-озын чиратлар торып алдылар.
Шәһәр мәдәният йорты алдында оештырылган чәчәкләр күргәзмәсе бәйрәм кунакларын аеруча җәлеп итте. Биредә көзге байлыклар - җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ясалган эшләнмәләр тәкъдим ителде. Торак-милек ширкәтләре, мәктәп-балалар бакчалары коллективлары, ветераннар оешмасы һ.б. күргәзмәдә бик актив катнашты.
«Ачык һавадагы музей» уникаль күргәзмәсе беркемнең дә игътибарыннан читтә калмады. Зур фотосурәтләрдә өлкән буын үзен таныды, үткән елларны сагынып, хатирәләрен барлады.

Соңыннан бөтен игътибар «Юбилейный» стадионындагы төп сәхнәгә юнәлдерелде. Беренчеләрдән булып мәйданда тамашачылар хезмәт алдынгыларын, шәһәр, район уңганнарын сәламләде.
Колоннаны ретро-машиналар ачканнан соң, бәйрәм түренә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан мул уңыш җыеп алуга ирешкән «Мөстәкыймов ис.», «Кәримов», «Тукай» хуҗалыклары, «Марс», «Азнакай АФ» җәмгыятьләре уңганнары үтте. Парадны «Азнакайнефть» идарәсе, районның башка предприятие-оешма хезмәткәрләре дәвам итте. Бу көнне шәһәребездә беренче тапкыр кәләш­ләр парады оештырылды. Туй күлмәге кигән кызларга көзге яңгыр да комачауламады. Алардан соң мәйданны бизәп, берсеннән-берсе зәвыклы һәм үзенчәлекле бала арбалары тарткан гаиләләр үтте. Халык беренче сыйныфка баручы укучыларны, шәһәр, район үсешенә үзләренең лаеклы өлешен керткән хөрмәтле ветераннарыбызны, күренекле кешеләрне, шәһәрнең уңган, тырыш эшчәннәрен, спортчылар сафларын алкышларга күмде.
Бәйрәмне районыбыз үзешчәннәре оештырган театральләшкән күренеш дәвам итте. Әлеге тамашада тарихи мизгелләр, районыбыздагы төрле милләт вәкилләре дуслыгы, көнкүрешебез чагылды. «Җанашым» татар фольклор ансамбле, бию коллективлары, үзешчән артистлар һ.б. бәйрәм кәефен бүләк итте.
Азнакайлыларны муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин сәламләде һәм хезмәт казанышларыбыз, райондагы яңалыклар белән таныштырып үтте.
-Туган ягыбыз үсеше, аның чәчәк атуы хакына куйган игелекле хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм рухи күтәренкелек телим!» - диде ул котлау сүзендә.
Татарстан Президенты исеменнән ТР Дәүләт Советы комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Логинов тәбрикләде. Тантана барышында шулай ук «Татнефть» ААҖ профком рәисе Гомәр Яруллин, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов чыгыш ясады.
Азнакай 5нче мәктәбенең рус теле укытучысы, Россия һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурслар җиңүчесе, «Россиянең күренекле кешеләре» китабына кергән Валентина Петряновага «РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре» исеме бирелде. Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, уен кораллары оркестры җитәкчесе Альбина Сәләхова "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булды.
Авыл хуҗалыгы, төзүчеләр, укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләренә ТР Дәүләт Советының Мактау грамоталары, Азнакай муниципаль районы башлыгының Мактау хатлары, Почет грамоталары, күкрәк билгеләре тапшырылды. Алар арасында шулай ук урындагы сәнәгать, транспорт һәм элемтә, социаль өлкә алдынгылары һ.б. бик күпләр бар иде. Районыбыз уңганнары Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының Почет грамоталарына да лаек булды. Үз эшенең осталарын «Иң яхшы ишегалды», «Иң яхшы җыештыручы», «Иң яхшы энергетик» һ.б. бик күп номинацияләрдә билгеләп үттеләр.
Республика һәм шәһәр көннәрендә бар халык алдында мондый бүләкләрне тапшыру матур бер традициягә әверелде. Сүз дә юк, хезмәт кешеләренә мондый хөрмәт алда тагын да зуррак уңышларга этәргеч бирә.
Халык Татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Хәния Фәрхи чыгышларын карап, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
«Юбилейный» стадионында бәйрәм кайтавазы кичке сәгать тугызда атылган фейерверктан соң да дәвам итте. Һавага юл алган төсле утларның һәрберсе "Ур-ра!" кычкырган авазларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Њткђне – горурланырлык, килђчђге – ышанычлы Азнакаемныћ!