Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әниләргә хөрмәт зурдан булды

Районыбызда бу бәйрәм ел да олылап уздырыла. Быел да район-шәһәр Мәдәният йортында әниләр хөрмәтенә оештырылган кичә җыр-моңга, котлау сүзләренә, изге теләкләргә бай булды. Мөхтәрәм кунаклар - гомерләрен авылда иң авыр, җаваплы тармакларда хезмәт куеп үткәргән, өчәр-дүртәр, аннан да күбрәк бала үстергән олы яшьтәге әниләрне котлап, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель...

Районыбызда бу бәйрәм ел да олылап уздырыла. Быел да район-шәһәр Мәдәният йортында әниләр хөрмәтенә оештырылган кичә җыр-моңга, котлау сүзләренә, изге теләкләргә бай булды.
Мөхтәрәм кунаклар - гомерләрен авылда иң авыр, җаваплы тармакларда хезмәт куеп үткәргән, өчәр-дүртәр, аннан да күбрәк бала үстергән олы яшьтәге әниләрне котлап, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларның иңнәренә ак яулыклар салды, матур истәлек итеп янып торган гөлләр бүләк итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов әле генә ана булу бәхетен татыган яшь әниләр һәм бәйрәмгә сабыйларын күтәреп килгән әтиләрне тәбрикләде, икенче, өченче сабыйлары туган гаиләләргә ана капиталы сертификатларын тапшырды. Балалары уку алдынгысы, әниләре кебек җәмәгать эшләрендә дә актив булган әниләрне район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, районның күпбалалы, бар яклап үрнәк, ятимнәрне дә үз канаты астына алган олы йөрәкле ханымнарын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, спортта, башка өлкәләрдә уңышлар яулаган, хезмәтләре белән абруйлы гүзәл затларыбызны район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов тәбрикләде. Газизләрен әфган һәм чечен сугышларында югалткан әниләр хөрмәтләнгәндә зал аеруча дулкынлану кичерде.
Районыбыз үзешчәннәре, балалар иҗат төркемнәре чыгышлары бәйрәмне онытылмаслык моң дәрьясына күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләргә хөрмәт зурдан булды