Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Никах гаризасын – портал аша

ЗАГС бүлеге дигәч тә, беренче чиратта мәхәббәтләре ташып торган кәләш белән кияү, аларның бәхетле әти-әниләре, туганнары, дуслары, дәртле дә, шул ук вакытта моңлы да Мендельсон маршы, шампан шәрабле бәллүр бокаллар зыңлавы күз алдына килә. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Чөнки гражданлык халәтен теркәү бүлеге хезмәткәрләренең эшчәнлеге моның белән генә...

ЗАГС бүлеге дигәч тә, беренче чиратта мәхәббәтләре ташып торган кәләш белән кияү, аларның бәхетле әти-әниләре, туганнары, дуслары, дәртле дә, шул ук вакытта моңлы да Мендельсон маршы, шампан шәрабле бәллүр бокаллар зыңлавы күз алдына килә.
Әмма бу беренче карашка гына шулай. Чөнки гражданлык халәтен теркәү бүлеге хезмәткәрләренең эшчәнлеге моның белән генә чикләнми. Әлеге учреждение җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова белән бүгенге әңгәмәбез шул турыда.
-Элфинур Вазыйховна, сөйләшүне гадәттәгедән үзгәрәк темадан - өйләнешүчеләр һәм аерылышучылар нисбәтен, гаиләне бу афәттән коткарып калу юлларын ачыклаудан башлыйк әле?
-2012 елда 476 парга никах таныклыгы биргән булсак, аны өзү турында 233 гариза (206сы суд карары буенча) керде. Шулар арасыннан 42 пар үзара килешү нигезендә аерылышырга теләүләрен белдерде. Соңгыларыннан гариза кабул иткән белгечләребезнең һәрберсе белән аерым-аерым эчкерсез сөйләшүләр алып баруы нәтиҗәсендә 18 гаилә саклап калынды. Үзебезнең тәҗрибәдән чыгып әйтә алам - әгәр бүлектә аерылышырга карар кылган парлар белән эшләүче махсус белгеч-психолог булса, суд органнары парларның үзара килешү вакытын тагын беркадәр озынайтса, гаиләләр таркалу, балаларның ярым ятим калу фактлары күпкә кимер иде.
Сүз уңаеннан тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталырга кирәк. Ул да булса, вафат булганнарны теркәү. Узган ел шундый 890 акт төзелде. Аның 95,7 проценты гына вакытында башкарылды. Чөнки вафат булучыларның туганнары җирләү өчен медицина белешмәсе җитә дип саный. Закон нигезендә үлем очрагы 3 көн эчендә ЗАГС яки авыл җирлеге органнарында теркәлергә тиеш. Авылларда әрвахны җирләү җирлек башлыгы рөхсәтеннән башка хәл ителергә тиеш түгел. Азнакайда ЗАГС бүлегендә теркәлгәннән соң бирелгән талон күмү өчен рөхсәт булып тора. Якыннарыгызның үлемен вакытында рәсмиләштермәү мирас бүлү вакытында, матди ярдәм алуда, пенсия түләү буенча өстәмә аңлашылмаучылыклар китереп чыгарырга мөмкин.
-Сез җитәкләгән бүлек үз эшчәнлегендә заманча мәгълүмат технологияләреннән файдалана, шул исәптән халыкка Интернет аша электрон хезмәтләр күрсәтә башлады. Аларның кайберләре белән танышып узыйк әле?
-Бездә бүген гражданлык халәте турындагы 224 мең 760 данә архив материалы саклана. Аларның санлы электрон системага салынганнарын узган ел ТР ЗАГС идарәсенең мәгълүмат үзәгенә күчерә башладык. Бүгенге көндә бу төр документларның 83 проценты санлы системага кертелде. Калган 17 процентын, тел белгече булмау сәбәпле, гарәп алфавитыннан кириллицага күчерә алмадык әле.
Гражданнардан язылышу гаризаларын да электрон формада - "онлайн-бронирование" сайты аша кабул итә башладык. Узган елгы мөрәҗәгатьләрнең һәм никах теркәү өчен түләнә торган дәүләт пошлинасының 80 проценттан артыгы электрон юл белән керде. Әмма ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәт Порталы аша бала туу яки уллыкка алу, аерылышу, исем үзгәртү, үлем турындагы актлар, белешмәләр кебек хезмәтләргә гариза бирүчеләр саны бик аз. Бу инде мөрәҗәгать итүчеләрдән күбесенең өлкән яшьтә булуы һәм Интернетны өнәп бетермәве белән аңлатыла. Шулай да ветераннар өчен борчылыр урын юк - электрон хәбәрләшү урнаштырылу белән бер үк вакытта хезмәт күрсәтүнең гадәти формасы үз көчендә кала.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Никах гаризасын – портал аша