Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нефтьче һөнәре – язмышым

Ишектән керешкә үк, якын туганы килүенә шатлангандай: "Әйдүк, түргә уз, вәт рәхмәт төшкере, хәзер чәй куеп җибәрәм, үт әйдә, үт", - дип каршылады мине нефтьче-ветеран, Ленин ордены, ике тапкыр "Почет Билгесе" ордены кавалеры Фазыйл ага Шәмсетдинов. Хезмәт юлын "Азнакайнефть" идарәсенә багышлаган, әле яңарак кына 85 яшен тутырган сугыш һәм хезмәт...

Ишектән керешкә үк, якын туганы килүенә шатлангандай: "Әйдүк, түргә уз, вәт рәхмәт төшкере, хәзер чәй куеп җибәрәм, үт әйдә, үт", - дип каршылады мине нефтьче-ветеран, Ленин ордены, ике тапкыр "Почет Билгесе" ордены кавалеры Фазыйл ага Шәмсетдинов.

Хезмәт юлын "Азнакайнефть" идарәсенә багышлаган, әле яңарак кына 85 яшен тутырган сугыш һәм хезмәт ветеранына күз генә тимәсен: хәтере һәм сөйләме сокланырлык. Хәтер төбеннән казып чыгарган күптәнге вакыйгаларны тыңлап утыру үзе бер рәхәт...

- Менә шулай әкрен генә яшәп яту, - ди ул, янга утырып. - Мин үзем, тумышым белән, Ютазы районының Кәрәкәшле авылыннан. Җәүдәт Хаҗиповны ишетә белсәң, ул минем җизни. "Азнакайнефть"нең Ленин ордены кавалеры мастер Әнвәр Ибраһимов та авылдаш, ул да миңа туган тиешле кеше...

Шулай сөйләнә-сөйләнә, тәрҗемәи хәлен бәян итеп тә алды ветеран. Фазыйл аганың күтәренке күңеленә, энергиясенә хәйран калып, тын гына тыңлап утырам.

...1926 елның 1 нче декабрендә Хәерниса белән Кәшфетдиннең ишле гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. 1941 елны авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлый. Озакламый әтисен армиягә алалар. Аның артыннан өлкән абыйсы да китеп бара. Авылның эшкә ярардай ир-аты сугышта булганга, колхоздагы барлык авырлык Фазыйл кебек үсмер егетләр, хатын-кыз җилкәсенә төшә. 1944 елга кадәр колхоз атларын карый ул. Шуннан армиягә алына. Шул китүеннән сигез ел үткәч кенә туган авылына әйләнеп кайта. Тыл тормышының фронттагыдан ким булмаганы әллә каян үзен сиздереп тора. Ә яшәргә кирәк. Шактый уйлаганнан соң, бораулау вышкалары тезелеп киткән Шөгер якларына юл тота Фазыйл. Җае да чыгып тора: бораулау бригадасына эшчеләр кирәк икән. Утны-суны кичкән фронтовик икеләнеп тормый, шундагы бораулау эшләре конторасына дизельче булып урнаша.

Дүрт ел эшләгәннән соң, авылдагы ялгыз әнисенә терәк булу максаты белән, Фазыйл Азнакай якларын сайлый. Бу вакытта биредә әле нефть чыгару идарәсе оешмаган участок кына. Начальнигы Матросов Фазыйлны Актүбә янындагы Павловка товар паркына дизельче итеп эшкә ала. Бераздан егетне 21 нче нефть җыю җайланмасына күчерәләр.Дизель агрегатларын үзәкләштерелгән электр челтәрләре кысрыклаган вакыт. 1956 елның 8 нче мартында товар паркы резервуарлары сафка баса. Аның беренче операторлары арасында Ф.Шәмсетдинов та була. 1963 елда нефть куу җайланмалары хәрәкәткә җибәрелә. Фазыйлны, тәҗрибәле белгеч буларак, өлкән оператор итеп билгелиләр. Монда да сынатмый ул. 1959 елда, хезмәтен бәяләп, хөкүмәтебез "Почет Билгесе" ордены белән бүләкли. Икенче "Почет Билгесе" орденына да шушында эшләгәндә лаек була. Ә инде 1976 елны ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Салих Батыев аның күкрәгенә Ленин ордены тага.

- Әлеге бүләкләр минеке генә түгел, бергә эшләгән барлык иптәшләремнең тырыш хезмәтенә бәя ул. Тик менә нефтьчеләр турындагы кайсы брошюраны ачма, минем ике "Почет Билгесе" ордены урынына берсен генә язалар, - ди ул, көрсенеп. - Әллә бер үк орден ике тапкыр бирелми дип уйлыйлар инде, әллә игътибарсызлык хатасы...

- Эш барышында төрле хәлләр булды, - ди Фазыйл Шәмсетдинов, истәлекләр дәрьясына чумып. - Оператор булып яңа гына урнашкан чорлар. Халык телендә "Шанхай" исеме белән йөртелә торган Павловка товар паркыннан 21 нче нефть җыю җайланмасына, аралары шактый ерак булса да, гел җәяү йөрибез. Хәзерге кебек техника юк. Беренче мәлләрне Лениногорсктан Кожих атлы бер инженер килеп, безне өйрәтеп йөрде. Аннан мөстәкыйль эшли башладык, әкренләп шулай тәҗрибә тупладык. Товар паркында өлкән оператор булып эшләгәндә бик ярап куйды ул. 38 елдан артык хезмәт куйдым мин анда.

Эшләгәндә төрле чаклар була. Тик тавыш күтәрү минем холыкта түгел. Хәзер дә менә бергә эшләгән иптәшләр, танышлар урамда очраганда, әллә кайдан килеп күрешәләр. Телефон аша да сөйләшеп торабыз. Кеше хәтере яхшылыкны да, яманлыкны да онытмый. Кичерә генә белә... Әле менә цех җитәкчеләре, профсоюз комитеты вәкилләре туган көнем белән котлап киттеләр. Ике ел рәттән "Татнефть" компаниясе җитәкчелеге бер төркем сугыш ветеранын һәм дәүләт бүләгенә лаек булучыларны Сочида ял иттереп кайтарды. Моңа ничек куанмыйсың да, ничек рәхмәт әйтмисең ди?!

...Актүбәдә гомер итүче Фазыйл ага үзен ялгыз хис итми. Бүген ул кызы, улы, өч оныгы һәм ике оныкчыгы белән мәш килеп, аларның уңышына куанып яшәп ята. "Тормышны яңадан башлап булса, мин барыбер нефтьче булыр идем. Яраттым мин һөнәремне, балаларым да минем юлдан китте, - ди Фазыйл ага. - Тик шулай да, Аллаһы тәгаләдән гомерем буе яраткан хатыным белән тигез яшәтүен сорар идем"...

Нәфис ӘХМӘТ, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев