Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Наркотикларга – “Юк!” дибез

Яшьләр арасында наркотиклар куллану проблемасы бүгенге көндә җәмгыятнең иң зур бәласе. Аларны бу золымнан ничек саклап калырга соң? Районның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең "Өмет" үзәге белгечләрен дә бу сорау тирәнтен борчый һәм ел дәвамында алып барылган профилактик программаның төп юнәлеше дә яшьләр арасында куркыныч мавыгуларга юл куймау, мондый...

Яшьләр арасында наркотиклар куллану проблемасы бүгенге көндә җәмгыятнең иң зур бәласе.

Аларны бу золымнан ничек саклап калырга соң? Районның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең "Өмет" үзәге белгечләрен дә бу сорау тирәнтен борчый һәм ел дәвамында алып барылган профилактик программаның төп юнәлеше дә яшьләр арасында куркыныч мавыгуларга юл куймау, мондый гадәтләрнең тамырына чабу.

Программа кысаларында ноябрь ахырында үткәрелгән чираттагы чара "Наркотикларга "Юк!" дип әйт" исеме астында үтте. анда социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче учетта торучы үсмерләр, волонтерлар катнашты. Анкета үткәрү, профилактик әңгәмә, тренинг, "Хыял" фильмын карау, стенгазета чыгару - болар барсы да мавыктыргыч һәм һәркемне җәлеп итәрлек оештырылды.

Төп игътибар үсмерләрне киләчәктә тормышта дөрес юл сайлауга этәргеч бирүче мавыгуларга тартуга бирелде. Психолог А.Әмирова алар белән бик кызыклы тренинг, уеннар үткәрде, балалар наркотик кулланучылар белән аралашканда үзләрен ничек тотарга, хис-кичерешләренә анализ ясарга өйрәнде. Аннары, кешедә курку хисе дә булырга тиеш. Наркотиклар куллануның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе, организмны әкренләп "ашап" юкка чыгаруы, газапларга дучар итүе турында күбрәк белгән саен үсмердә үзенең сәламәтлеге, гаиләсе, якыннары иминлеге өчен курку хисе дә үсә. Әлбәттә, бу адымга барганчы, кулына наркотик алганчы, ул бу хакта уйланачак. "Хыял" фильмы яшүсмерләр күңеленең иң нечкә кылларына кагылырлык, йөрәккә үтәрлек итеп эшләнгән. Ул чынбарлыкка икенче күзлектән карарга, үз фикереңне белдерергә этәрә.

Бүлек белгечләре А.Бадыйкова һәм А.Әмирова тарафыннан иҗат ителеп таратылган "Наркотикларга "Юк!" дип әйтәбез" буклеты да яшьләр һәм үсмерләрне битараф калдырмады.

Социаль педагог Р.Шәрипова оештыруында яшүсмерләр стенгазета чыгарып, анда һәркем наркотикларга карата үзенең фикерен белдерде, бу чоңгылга төшүдән саклаган киңәшләрен бирде.

Гөлнара Хафизова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев