Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Музей – тәрбия учагы

Күптән түгел гимназиядә мәктәп музейлары җитәкчеләре, Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең туган төбәкне өйрәнү бүлеге педагоглары семинары узды. Анда "Туган як тарихы буенча чыганаклар җыю методикасы" һәм республикада үтәчәк "Патриотик тәрбия бирүгә заманча караш: тәҗрибә һәм яңа алымнар" дигән фәнни-гамәли конференция темалары буенча докладлар тыңланды. 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфия...

Күптән түгел гимназиядә мәктәп музейлары җитәкчеләре, Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең туган төбәкне өйрәнү бүлеге педагоглары семинары узды.

Анда "Туган як тарихы буенча чыганаклар җыю методикасы" һәм республикада үтәчәк "Патриотик тәрбия бирүгә заманча караш: тәҗрибә һәм яңа алымнар" дигән фәнни-гамәли конференция темалары буенча докладлар тыңланды. 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфия Фәйзуллина, 18 нче балалар бакчасының музыка укытучысы Энҗе Әхмәтова, Балалар иҗаты үзәге педагоглары Зөлфия Галимова, Эльза Мифтахова шушы юнәлешләрдә үз эш алымнары белән уртаклаштылар. Алсу Газизованың патриотик тәрбия бирүдә ислам дине кыйммәтләрен файдалану турында чыгышы да кызыклы булды.

Гимназия музеена экскурсиядән соң, семинарда катнашучылар музей эшчәнлеген яхшырту буенча фикер алыштылар.

Т.Гарипова, мәгариф музее мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев