Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мунчага барыйк әле…яки азнакайлыларга бәйрәм бүләге

Әле ай ярым элек кенә "Мунча-кер юу комплексы"ның (ә безнеңчә шәһәр мунчасы инде ул) хатын-кызлар бүлеге капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылган иде. Инде менә, ниһаять, ир-атлар бүлеге дә әзер. Бу - Азнакай шәһәренең 25 еллыгын бәйрәм итү алды көннәрендә халык өчен күптән көтелгән кадерле бүләк булды. "Мунча" сүзе грекчадан "чиремне...

Әле ай ярым элек кенә "Мунча-кер юу комплексы"ның (ә безнеңчә шәһәр мунчасы инде ул) хатын-кызлар бүлеге капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылган иде. Инде менә, ниһаять, ир-атлар бүлеге дә әзер. Бу - Азнакай шәһәренең 25 еллыгын бәйрәм итү алды көннәрендә халык өчен күптән көтелгән кадерле бүләк булды.
"Мунча" сүзе грекчадан "чиремне һәм боегуымны куам" дип тәрҗемә ителә. "Мунча-кер юу" комплексының соңгы еллардагы кызганыч халәтен барыбыз да белә. Яшерен-батырын түгел, ул ябылуга йөз тоткан иде инде. Бу хәл муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга да килеп иреште. Ә Марсель Зөфәр улының халык мәнфәгатен һәрдаим яклавын барыбыз да белә. Аның башлангычы һәм "Татнефть" компаниясенең финанс ярдәме белән ике юыну бүлеге дә тулысынча яңартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мунчага барыйк әле…яки азнакайлыларга бђйрђм бњлђге