Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мошенниклар җәтмәсенә капмагыз

Соңгы вакытта республикада, шул исәптән безнең муниципаль районда да, кешеләрнең социаль мошенниклардан каза күрү очраклары күзәтелә. Хәйләкәр шомафилар алдауның яңадан-яңа төрләрен уйлап табып кына торалар. Алар ятмәсенә кабучылар турындагы хәбәрләр матбугатта даими басылып торса да, каза күрүчеләр саны кимеми. Бу мәсьәләдә халыкның сизгерлеген арттыру максатыннан, мошенниклар куллана торган алымнарның кайберләрен...

Соңгы вакытта республикада, шул исәптән безнең муниципаль районда да, кешеләрнең социаль мошенниклардан каза күрү очраклары күзәтелә. Хәйләкәр шомафилар алдауның яңадан-яңа төрләрен уйлап табып кына торалар. Алар ятмәсенә кабучылар турындагы хәбәрләр матбугатта даими басылып торса да, каза күрүчеләр саны кимеми. Бу мәсьәләдә халыкның сизгерлеген арттыру максатыннан, мошенниклар куллана торган алымнарның кайберләрен күрсәтеп үтү кирәктер.
Әйтик төнлә, кеше уяулыгын аеруча югалткан вакытта, үзен полиция хезмәткәре дип танытучы сезнең йорт яки кесә телефоныгызга шалтырата һәм якын туганыгызның (ирегез, улыгыз, оныгыгыз) җинаять эше кылуын (кеше үтерү, авариягә эләгү һ.б.), аны коткарып калу өчен зур суммада акча кирәк булуын белдерә. Акчаны түләү терминалы аша аерым бер телефонга (гадәттә ул кәрәзле телефон операторы номеры була) күчерергә тәкъдим итә.
Мондый очракта нәрсә эшләргә соң? Беренче чиратта, "бәлага юлыккан" якыныгызга шалтыратып, аның кайдалыгын белегез. Әгәр дә аны таба алмыйсыз икән, полиция белән элемтәгә керегез. Бернинди очракта да акчагызны күчермәгез. Белеп торыгыз: полиция тоткарланучыдан түләү таләп итми.
Кеше алдауның икенче юлы. Телефоныгызга "Ув. Клиент ваша карта заблокирована позвоните на номер *****" дигән СМС хәбәр килә. Анда шалтыратсагыз, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган кеше ябылган банкомат картасы урынына яңасын алу өчен сезнең ПИН-кодны сорый. Аннан соң якындагы банкоматка барып ПИН-код номерын һәм аерым бер саннар тезмәсен җыярга куша. Соңгысы, гадәттә, кәрәзле телефон операторы номеры була. Шулай итеп, каза күрүченең акчасын кырыгалдар җиңел генә үз банк карталарына күчертеп куя.
Моннан ничек сакланырга? Белеп торыгыз: банкомат картасы кебек сер булып исәпләнүче мәсьәләләр буенча банк хезмәткәрләре беркайчан да үзләренең клиентларына шалтыратмый. Мошенниклар җәтмәсенә эләкмәс өчен, беренче чиратта сезгә үзегезнең картага хезмәт күрсәтүче банкка барырга һәм барысын да ачыкларга, аннан соң бу хәл турында полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Сак булыгыз, заман шомафилары алдавына юл куймагыз!
Марат КАДЫЙРОВ, Азнакай ЭЭБнең җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мошенниклар җәтмәсенә капмагыз