Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпләр яңа уку елына кабул ителде

22-23 августта мәгариф идарәсе ведомствоара комиссия составында районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итүне үткәрде. Мәктәп администрациясе һәм педагогик коллектив үз эшчәнлегендә мәктәпнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Мәгариф учреждениеләренең куркынычсызлыгы һәм хезмәткәрләрнең, укучыларның гадәттән тыш хәлләрдә дөрес гамәлләргә әзерлеге җирле үзидарә органнары, хокук сагы структуралары...

22-23 августта мәгариф идарәсе ведомствоара комиссия составында районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына кабул итүне үткәрде.
Мәктәп администрациясе һәм педагогик коллектив үз эшчәнлегендә мәктәпнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур игътибар бирә.
Мәгариф учреждениеләренең куркынычсызлыгы һәм хезмәткәрләрнең, укучыларның гадәттән тыш хәлләрдә дөрес гамәлләргә әзерлеге җирле үзидарә органнары, хокук сагы структуралары һәм башка ярдәмче хезмәтләр, иҗтимагый оешмаларлар белән берлектә тәэмин ителә.
Тикшерү барышында эвакуацияләү юллары, автомат янгын сигнализациясе системалары, беренче янгын сүндерү чаралары торышына, янгын краннарының комплектлаштырылуына, янгын чыкканда һәм гадәттән тыш хәлләрдә персоналның ниләр эшләргә кирәклеген белүенә игътибар ителде. Янгын куркынычсызлыгы буенча ачыкланган гадәти кимчелекләр урында төзәтелде.
Азнакай муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәпләр яңа уку елына кабул ителде