Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Министр Азнакай урманчылары янында

Министр Наил Мәһдиев һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Әлфир Галимовны тәбрик итә Кичә ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм Азнакай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин "Азнакай урманчылыгы" коллективында булдылар. Министр дәүләт казна учреждениесенең элекке җитәкчесе Әлфир Галимовны, лаеклы ялга китүе сәбәпле, министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләде,...

Министр Наил Мәһдиев һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Әлфир Галимовны тәбрик итә

Кичә ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм Азнакай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин "Азнакай урманчылыгы" коллективында булдылар.

Министр дәүләт казна учреждениесенең элекке җитәкчесе Әлфир Галимовны, лаеклы ялга китүе сәбәпле, министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләде, урман хуҗалыгында озак еллар нәтиҗәле эшләве өчен аңа рәхмәтен җиткерде. Яңа җитәкче-лесничий итеп Илһам Ринат улы Икъсановның раслануын белдерде.

Очрашуның рәсми өлешеннән соң, Наил Гамбәр улы республика урман хуҗалыгының бүгенге халәтен анализлады. Бу тармакны алга таба үстерү буенча Президент Рөстәм Миңнеханов куйган җитди таләпләр, аны тормышка ашыру юлында Татарстан хөкүмәте тарафыннан күрсәтелә торган матди һәм техник ярдәм белән таныштырды. Мәсәлән, 2011 елда республиканың дүрт регионында миллионлаган суммага дүрт янгын-химик станциясе төзелгән, яшь үсентеләр үстерү өчен селекция питомниклары булдырылган.

Урманчылык тармагының техник базасын ныгытуга да әһәмият нык арткан. Шул максаттан гына да үзебезнең заводлардан һәм чит илләрдән йөзләгән махсус техника сатып алынган.

-Россия авылларының 70 проценты утын якканда, бездә бөтен торак пункты газ белән җылытыла. Төзелештә куллану өчен бездәге агачларның сыйфаты түбән. Шуңа күрә агачка сорау да юк дәрәҗәсендә. Ә урманны даими сирәкләп, үсү вакыты чыккан агачларны кисеп, яшь үсентеләр утыртып торырга кирәк. Шуны күз алдында тотып, Алабугада бүген түбән сортлы агач чималын эшкәртү заводы төзелә, - диде министр.

Үзенең чыгышында Марсель Шәйдуллин район үсешенә керткән хезмәтләре өчен урманчыларга рәхмәтен җиткерде, бу өлкәдә яңа җитештерү предприятиеләре ачу, шуның белән өстәмә эш урыннары булдыру мөмкинлеген күтәрде.

Очрашудан соң министр Наил Мәһдиев, аның беренче урынбасары Харис Мусин, министрлыкның кадрлар бүлеге начальнигы Дмитрий Литвинов урманчылыкта эшләүчеләрне кабул итте.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев