Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәгълүматларны – интернет аша

Гражданнар ТР буенча Дәүләт реестры идарәсенә Бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милеккә һәм алар белән алыш-бирешкә (алга таба - ЕГРП) белешмә алу буенча еш мөрәҗәгать итә. Узган ел Идарә барлыгы 2,5 миллионнан артык белешмә биргән. 2011 елның мартыннан башлап Идарә электрон төрдә мәгълүмат бирү буенча проектны тормышка ашыруда катнаша башлады. Инде...

Гражданнар ТР буенча Дәүләт реестры идарәсенә Бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милеккә һәм алар белән алыш-бирешкә (алга таба - ЕГРП) белешмә алу буенча еш мөрәҗәгать итә. Узган ел Идарә барлыгы 2,5 миллионнан артык белешмә биргән.

2011 елның мартыннан башлап Идарә электрон төрдә мәгълүмат бирү буенча проектны тормышка ашыруда катнаша башлады. Инде хәзер үк теркәлгән хокуклар һәм күчемсез милек белән алыш-биреш турында бирелгән мәгълүматның өчтән бер өлешеннән күбрәген электрон төрдәгесе тәшкил итә.

Хәзерге вакытта әлеге дәүләт хезмәте Дәүләт реестрының рәсми Интернет-порталы аша башкарыла.

ЕГРП яки ГКНнан электрон төрдә белешмәләр алу өчен www.rosreestr.ru Порталына "Электрон хезмәтләр" бүлегенә керергә һәм сорау төрен сайлап, катлаулы булмаган форманы тутырырга кирәк. Аннан соң сорауда күрсәтелгән электрон почтага заявка номеры һәм түләү коды белән хат җибәреләчәк. Белешмәләр биргән өчен шулай ук Портал аша "Qiwi кошелек" түләү системасы ярдәмендә, пластик карта яки "Qiwi" терминалы аша түләргә мөмкин. Сорау кәнәгатьләндерелгәч, аны Порталдан сорау формалаштырылганда бирелгән кодны күрсәтеп тартып алырга мөмкин.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, белешмәләрне электрон төрдә алу кәгазь төрдәгегә караганда сизелерлек очсызга төшә.

Мәсәлән, РФ территориясендә күчемсез милек объектларына аерым физик затның хокукы турында өземтә өчен кәгазь төрдәге белешмәгә - 1500 сум, электрон төрдәгегә - 600 сум, юридик затларга 2500 һәм 900 сум түләргә кирәк.

Моннан тыш, электрон төрдә белешмәләр бары өч эш көнендә, ә кәгазь төрдә 5 эш көнендә бирелә.

Бүгенге көндә электрон хезмәттән күбрәк сатып ала торган күчемсез милек объекты турында мәгълүмат кирәк булган (аңа арест салынмаганмы, нинди дә булса чикләүләр юкмы) гражданнар, арбитраж управляющийлар һәм күчемсез милек агентлыклары файдалана.

Дәүләт реестрында шулай ук түбәндәге электрон хезмәтләр дә күрсәтелә:

-Дәүләт реестрының теләсә-кайсы офисына кабул ителүгә он-лайн режимында язылу;

-он-лайн режимында күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат;

-сорауның статусын тикшерү;

-күчемсез милеккә хокукны теркәү өчен мәгълүматларны алдан әзерләү;

-күчемсез милеккә хокукны теркәү турында гариза бирү;

-күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә бастыру;

-электрон документны тикшерү;

-гавәми кадастр картасы (аннан һәрбер теләгән кеше үз җир участогын эзләп табып карый, аның турында мәгълүмат ала ала).

Мәгълүмат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев