Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Менә ул – хыялда йөрткән юл

Төзелешләр барган, яңа йортлар күтәрелгән җиргә кот килә, яшәешнең дәвамына өмет-ышаныч арта, диләр. Район һәм калабызда ел саен меңләгән квадрат метр торак мәйданнары файдалануга тапшырыла, яңа объектлар ачыла, меңләгән чакрым юлларны ремонтлу яки салуда масштаблы эшләр башкарыла. Шәһәрне «Юбилейный» микрорайоны белән тоташтыручы юлны кала халкы зур түземсезлек белән көтеп алды....

Төзелешләр барган, яңа йортлар күтәрелгән җиргә кот килә, яшәешнең дәвамына өмет-ышаныч арта, диләр. Район һәм калабызда ел саен меңләгән квадрат метр торак мәйданнары файдалануга тапшырыла, яңа объектлар ачыла, меңләгән чакрым юлларны ремонтлу яки салуда масштаблы эшләр башкарыла. Шәһәрне «Юбилейный» микрорайоны белән тоташтыручы юлны кала халкы зур түземсезлек белән көтеп алды. Узган атнада әлеге объект та азнакайлыларга чираттагы бүләк буларак, тантаналы рәвештә кулланылышка тапшырылды.
Котлау сүзләре белән чыгыш ясаганда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа юлның әһәмиятен билгеләп үтте. «Кайчан гына әле монда үтеп тә чыкмаслык иске бакчалар иде, халык соравы, аның теләге һәм җитәкчелек, төзүчеләр тырышлыгы белән көзгедәй юл салынган. Шәһәр белән микрорайонны тоташтыручы бу юл машиналар өчен дә, җәяүлеләр өчен дә бик мөһим. Шәһәргә бару һәм кайту күпкә җиңеләячәк. Ул бары тик шатлыклы юл булып, Азнакай халкына озак еллар дәвамында хезмәт итсен», - диде ул.
Тантана вакытында асфальт юл салуда аеруча фидакарьләргә дәүләт һәм Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты бүләкләре тапшырылды.
Район җитәкчелеге юл түшәү өчен 30 миллионнан артык акча бүлеп биргән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм электр челтәрләрен күчерүдә финанс ярдәме күрсәткән «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка рәхмәтләрен җиткерде.
Символик кызыл лентаны кискәннән соң, иң беренчеләрдән булып, әле сумала исе таралырга да өлгермәгән асфальт юлдан кечкенә нәниләре утырган коляскалар тартып яшь аналар үтте; велосипедтагы балаларны; бу көнне гаилә нигезен корган яшь парлар - Хәсәншин, Баһманов, Кадыйровлар гаиләләрен дә тамашачы кул болгап юлга озатты. Эстафетаны мәктәп балалары һәм ветераннар утырган автобуслар дәвам итте.
Муниципаль районда халыкны заманча автомобиль юллары белән тәэмин итүдә зур эшләр башкарыла. Яңа асфальт юл моның ачык мисалы. Шәһәр үзәгенә туры юл турында хыялланган «Юбилейный» микрорайоны кешеләре бүген яңа объектка кинәнеп бетә алмый.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менә ул – хыялда йөрткән юл