Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәдәният йортлары – авыл күрке

Авыл клубларын ремонтлау буенча быел районда киң кырлы эш бара. Ноябрь дә яңартылган мәдәният учакларын тапшыру тантаналарына бай булырга охшаган. Ай башында Әсәй авылы халкы зур куаныч кичерде. Наил Зиннуров җитәкчелегендәге "Гарант" СК ҖЧҖ клубның түбәсе, фойе, сәхнәсен, китапханәне ремонтлап, файдалануга тапшырды. Тантанага килгән кунаклар - район башлыгы М.Шәйдуллин, аның...

Авыл клубларын ремонтлау буенча быел районда киң кырлы эш бара. Ноябрь дә яңартылган мәдәният учакларын тапшыру тантаналарына бай булырга охшаган.
Ай башында Әсәй авылы халкы зур куаныч кичерде. Наил Зиннуров җитәкчелегендәге "Гарант" СК ҖЧҖ клубның түбәсе, фойе, сәхнәсен, китапханәне ремонтлап, файдалануга тапшырды.
Тантанага килгән кунаклар - район башлыгы М.Шәйдуллин, аның урынбасары Н.Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.Гыйләҗев әсәйлеләрне шатлыклы вакыйга белән тәбрикләде, клубның мәдәни-агарту учагы булып, гөрләп эшләвен теләде.
Әсәйлеләр - җырга-моңга бай халык. Ул шактый талантлы шәхесләрне биргән авыл. Монда элек-электән каз өмәләре оешкан төстә узды, клубта төрле түгәрәкләр эшләде. Бәйрәмдә дә "Өммегөлсем" ветераннар хоры район Мәдәният йорты сәнгать осталары белән берлектә авыл халкына, кунакларга күңелле концерт куйды. Фойеда кул эшләре, спортта ирешкән уңышлар күргәзмәсе урнаштырылган иде. Чәй табынына табада чыжлап кайнар коймаклар пеште.
14 ноябрьдә мондый бәхет Әгерҗе авылы халкына елмайды. Ленар Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге "Азимутстрой" ҖЧҖ авыл клубын тиз арада сыйфатлы итеп ремонтлаган.
Район башлыгы урынбасары Н.Нәгыймов әгерҗелеләрне котлап, мәдәният йорты яшьләрне югары рухта тәрбияләүдә үзенең саллы өлешен кертер дигән ышанычын белдерде.
- Авылларга шундый кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен халык район җитәкчеләренә бик рәхмәтле, - ди авыл җирлекләре башлыклары Р.Шәйхетдинов һәм Н.Хәсәнов.
Мондый чаралар гадәттә бүләкләүләрсез узмый. Әсәй һәм Әгерҗе уңганнарына да юбилей медальләре, бүләкләр тапшырылды.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният йортлары – авыл күрке