Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

МЧС Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр булачагын кисәтә

Кискен табигать үзгәрешләре 7 июньдә көндез көтелә. (Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 7 июньдә урыны белән республика буенча төньяк-көнбатыштан секундына 15 - 18 метрга кадәр (Казанда секундына 15 метрга кадәр) көчәючән җил белән яшенле яңгыр булуы көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының...

Кискен табигать үзгәрешләре 7 июньдә көндез көтелә.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 7 июньдә урыны белән республика буенча төньяк-көнбатыштан секундына 15 - 18 метрга кадәр (Казанда секундына 15 метрга кадәр) көчәючән җил белән яшенле яңгыр булуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кисәтүе буенча, көчле җил һәм яшенле яңгыр вакытында урамда булганда электрүткәргеч линияләр, агачлар, реклама такталары, стендлар, өй кәрнизләре кебек әйберләр яныннан ераграк булу сорала, черегән агач һәм начар түбәләр астында торырга киңәш ителми. Имгәнүләр алудан сак булу өчен, бинага кереп торырга кирәклеге әйтелә.

Источник: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев